Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар 100әр мең сум алачак

Татарстан Республикасы Президенты фронтовикларга ТАССРның 100 еллыгына 25 әр мең сум акча бүлеп бирде.

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да,  Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Балтач районында халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда хәбәр итте.

      Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен түләү турында Карар кабул итте.

Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләү өчен 5 әр мең сум акча алачак. Шулай итеп, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.

Шулай итеп, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/11-02-2020/minnihanov-k-100-letiyu-tassr-vydelil-frontovikam-dopolnitelno-po-25-tys-rubley-5722039 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев