Россия Федерациясенең Татарстан буенча Тикшерү комитетының тикшерү органнары тарафыннан 18 яшьлек Н.Н. 20 яшьлек Р.С. һәм аларның 17 яшьлек танышларына карата җинаять эше ачылган. Алар РФ ҖКның 131 маддәсе 3 нче бүлеге"а" параграфында каралган (балигъ булмаган затны көчләү) җинаять эшләүдә гаепләнәләр.
Тикшерү фаразы буенча, 24нән 25 августка каршы төндә 17 яшьлек гаепләнүче көч белән куркытып 14 яшьлек кызны көчләгән һәм барысын да телефон камерасына яздырып барган. Соңрак видеоязманы тарату белән куркытып кыздан кабат очрашуны таләп иткән.Нәтиҗәдә 16 октябрь көнне ул кызны танышларына кунакка килергә мәҗбүр итә. Шунда җинаятьтә гаепләнүчеләр кызны өчәүләп көчлиләр. Әлеге хәл турында кыз әти-әнисенә сөйләп бирә. Хәзерге вакытта гаепләнүчеләр өчесе дә сак астына алынган.Якын арада тикшерү органы судка аларны сак астына алу буенча мөрәҗәгать итәчәк. Бу эш буенча тикшерү дәвам итә.
Нет комментариев