Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда COVID-19 белән үлемнең 26нчы очрагы расланган

Яр Чаллыда 1949 елда туган кеше вафат булды.

19 майда 2нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлегенә коронавирус йогышының һәм пневмониянең авыр формасы булган, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискен өзлегүләре булган авыру кергән. Торышның авырлыгы һәм озак вакыт ИВЛда булу сәбәпле, хастаханәнең реанимация бүлегенә салына. Шуңа бәйле авырулар фонында дәвалау халәтенең яхшыруына китермәде, пациентның хәле авыр булды. 23 майда үлем очрагы теркәлгән.
Бу катлаулы клиник очрак булу сәбәпле, үлүчене кабат тикшереп, озак вакытлы патолого-анатомия экспертизасы үткәрергә кирәк була. Үлем сәбәбе-CОVID-19 коронавирус йогышы. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев