Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда киләсе сайлау кампаниясенә 100 цифрлы участок ачу ниятләнә

"Татарстанда яшәүче сайлау көнне башка төбәктә булса да, аның тавыш бирү хокукы булачак", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

2020 елда Татарстан Президентын сайлауда республикада 100ләп цифрлы сайлау участогын ачу ниятләнә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында быелгы сайлау алды кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

Цифрлы сайлау участоклары Россиянең теләсә кайсы төбәгендә кәгазь бюллетеньсыз тавыш бирү мөмкинлеге тудыра. “Республикада киләсе сайлау кампаниясенә 100ләп цифрлы участок ачылыр дип уйлыйбыз. Татарстанда яшәүче сайлау көнне башка төбәктә булса да, аның тавыш бирү хокукы булачак. Хәзер бөтен ил буенча цифрлы участоклар ачыла”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул 8 сентябрьдә кайбер төбәкләрдә эксперимент кертелүен әйтте. Губернаторларны, өстәмә сайлаулар нигезендә, Дәүләт Думасы депутатларын сайлаучылар, әгәр алар Мәскәүдә булса, үз кандидатлары өчен тавыш бирә алачак. Мәскәүдә моның өчен 30 цифрлы участок булдырыла.

Шулай ук, 21 май көнне Дәүләт Думасы яшәү урыны буенча теркәлмәгән гражданнарның төбәк сайлауларында тавыш бирү хокукы турында законны өченче укылышта кабул итте. Сүз ниндидер сәбәпләр аркасында паспортында пропискасы булмаганнар турында бара.

Шул рәвешле, яшәү урыны буенча теркәлмәсә дә, сайлау чорында Татарстан территориясендә булган сайлаучылар тавыш бирә алачак. Алар "Мобиль сайлаучы" механизмы кысаларында үзе булган урында тавыш бирү турында гариза тапшыра.

  • 2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары сайланачак. 100 мандат биреләчәк. Сайлау катнаш система буенча узачак. 50 депутат бердәм сайлау округы буенча сайлана, мандатлар кандидатларның партия исемлекләре арасында бүленәчәк. 50 депутат бер мандатлы сайлау округы буенча сайланачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/07/187695/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев