Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арткан

Авыручылар саны арту өлкәннәр арасында да, балалар арасында да күзәтелә.

 Татарстан халкы республика хастаханәләренә ОРВИ белән мөрәҗәгать итә башлаган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бездә респиратор вирус инфекциясенең сезонлы артымы башланды. Ул, гадәттә, сентябрьдә башлана һәм без аңа алдан әзерләнәбез. Сентябрь аеның өч атнасы узды, һәм без ОРВИ белән авыручылар санының артуын күрәбез, бу гадәттән тыш хәл түгел. Бу бары тик авырулар санының сезонлы артуы», — дип билгеләп үтте Патяшина.

Баш санитар табиб сөйләгәнчә, ОРВИ белән авыручылар өлкәннәр арасында да, укучы балалар арасында да бар.

Татарстанда шулай грипп китереп чыгармый торган вирусларының берничә очрагы табылган.

«Без гриппка охшаган симптомнар белән килгән авыручылар арасында грипп вирусының бер очрагын да ачыкламадык. Соңгы атнада без 145 тикшеренү ясадык һәм риновирусның җиде уңай очрагын ачыкладык», — дип билгеләп үтте Марина Патяшина. 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-09-2020/tatarstanda-orvi-bel-n-avyruchylar-sany-artkan-5774218

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев