Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләсе турында сөйләштеләр

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ). Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанның цифрлы телевидениегә күчүенә әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

  • 14 октябрьдә Татарстанда һәм илнең тагын 20 төбәгендә федераль телеканалларның аналог телетапшыруларын өзәчәкләр. Бу киңкүләмле проектның финалы булачак.

Совещание в режиме видеоконференции с муниципальными образованиями Республики Татарстан по вопросу готовности к переходу на цифровое эфирное телевещание и отключения 14 октября аналогового эфирного телевидения. Проводит Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин.

Татарстан ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның 157 торак пункты цифрлы телевидениене колачлау зонасыннан читтә тора. Бу авылларда 12 мең 360 торак йорт бар, шуларның 286сы «аналогта». Бу халыкка спутник телевидениесенә яки IP TV га кушылырга кирәк. Аерым категория гражданнар өчен республикада кирәкле җиһазларны сатып алуны һәм монтажлауны субсидияләү чаралары гамәлгә кертелде.

Цифрлы телевидениене кабул итү зонасына килгәндә, аналог телевидениесен 22 мең 631 йортта карыйлар. Бу республикада гомуми санның нибары 1,5 процентын тәшкил итә. Министр хәбәр иткәнчә, хәзер республика территориясендә тәүлек буе региональ элемтә үзәге (8-800-222-8-716) эшли. Үзәк белгечләре 8,8 меңгә якын шалтыратуны эшкәрткән. Халыкка 2,2 меңнән артык волонтер цифрлы приставка көйләүдә ярдәм итә, алар төбәк элемтә үзәгенә килгән гаризаларны эшкәртә. Барлыгы 1538 гариза кергән инде.

Айрат Хәйруллин, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, министрлыкта цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек буенча оператив штаб эшли башлавын әйтте. Көн саен төрле проблемалы мәсьәләләр буенча муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итә, дип өстәде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/04/194777/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев