Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда үзгәреш керәчәк төбәк законнарын барлау эше башланды

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә законнарны камилләштерү мәсьәләләрен Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумының чираттагы утырышында карадылар.

Валентина Матвиенко, сенаторлар, Дәүләт Думасы депутатлары һәм төбәк Парламент вәкилләре бер команда булып, берләшеп эшләргә тиеш, диде.

– Халык сәяси һәм социаль принциплар, әхлак, рухи кыйммәтләр файдасына тавыш бирде. Бу принциплар безнең ил тарафыннан аның меңьеллык тарихы дәвамында сеңдерелгән инде. Болар барысы да безне бердәм ил, бердәм халык итә, – диде ул.

Алда шактый эш көтә. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, федераль парламент һәм башкарма хакимият вәкилләре эшне бергә алып барырга тиеш.

– Тавыш бирүчеләрнең күп булуы, яңалыкны һәм төзәтмәләрне хуплаулары тагын бер кат халыкның ил Президентына, федераль һәм төбәк хакимият органнарына югары ышанычы турында искәртә. Россия халкының ихтыярына таянып, без законнарга үзгәреш кертә алабыз. Гамәлдәге кануннарда конституцион төзәтмәләрне теркәү өчен, йөзләгән канунны анализларга һәм кабул итәргә кирәк. Без бу эшкә әзер, – диде Парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда үзгәреш керәчәк төбәк законнарын барлау эше башлануын да хәбәр итте. Республика Президенты Указы нигезендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты төзелде һәм эшли. «Мондый форматта федераль һәм республика законнарын карау эшендә тәҗрибәбез бар», – диде Дәүләт Советы башлыгы. Ул шушы комитет составын шактый көчәйтеп, яңа вәкилләр өстәп, көндәлек режимында эш алып барылачагы турында искәртте.

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/07/28911/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев