Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» Татарстан балалар бакчаларына 100 млн сум акча бүлеп биргән

Тулаем алганда, нефть компаниясеннән 30 балалар бакчасы ярдәм алачак.

 2017 елдан 2020 елга кадәр Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республика программасы буенча 820 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан 500 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. «Татнефть» компаниясе дә мәктәпкәчә учреждениеләрне ремонтлауга үз өлешен кертте, моңа 100 млн сум тирәсе акча бүлеп бирде. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан балалар бакчаларында бюджет акчасына биналарның фасадларын һәм керү төркемнәрен ремонтлау, инженер системаларын һәм санитар узелларны яңарту, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру планлаштырыла. «Балалар һәм педагоглар үзләрен уңайлы хис итсен өчен, «Татнефть» компаниясе республика программасына кермәгән эшләрне финанслау турында карар кабул итте: төркем һәм ярдәмче биналарны ремонтлау, түбәләрне төзекләндерү, урам мәйданчыкларын төзекләндерү, яшелләндерү, асфальтлау һәм башкалар», — диделәр матбугат хезмәтендә.

«Татнефть» акчалары нефть төбәгенең сигез районына бүленгән, аларда - Әлмәт, Баулы, Сарман, Азнакай, Лениногорск, Алабуга, Нурлат, Түбән Камада компания җитештерү эшчәнлеген алып бара.

Тулаем алганда, нефть компаниясеннән 30 балалар бакчасы ярдәм алачак. Көзен инде республиканың кечкенә халкы мәктәпкәчә белем ала, ял итә, яңартылган төркем һәм залларда музыка, физкультура һәм яраткан уеннар белән шөгыльләнә алачак.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/16-07-2020/tatneft-tatarstanda-balalar-bakchalaryn-remontlauga-100-mln-sum-akcha-b-lep-birde-5757189

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев