Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Көек бакчалы булачак

Балалар бакчасы турында бара сүз.

Әле кайчан гына Көек авылының әниләре: "Безнең авылда балалар бакчасы ачып булмасмы?"- дип, район хакимиятенә мөрәҗәгать иткәннәр иде. "Булыр", - дип ышандырдылар җитәкчеләр.
Аз гына сабыр итәргә куштылар. Республика җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып бардылар. Һәм... әлеге бакчаны эшләү республика хөкүмәтенең максатчан программасына кертелде. Көткән кешегә озак булса да, тиз эшләнә.
Балалар бакчасы Түбән Көекнең социаль үзәк бинасының бер өлешендә, мәктәп белән янәшә урнашкан. Әйтергә кирәк, шэп булачак. 20 балага исәпләнгән бинаның мәйданы зур, 187,2 м2ны тәшкил итә. Бүлмәләр иркен, якты булырга охшап тора. Уен бүлмәләренең идәннәре (35,3 квадрат метр) җылы тота торган махсус материалдан эшләнә. Йокы бүлмәсенең мәйданы - 38м2. Бакчага керү ишеге тәрәзәдән ясалачак, анысына әле кагылмый торалар.
Балалар бакчасын төзү эшенә март ае башында тотынганнар. Таҗикстаннан килгән ике ир-егет (безне барыбер белмиләр дип, исемнәрен әйтеп тормадылар) универсаль, үзләре үк кирпеч салалар, үзләре үк плиткалар ябыштыралар, шпаклевкалауда да үзләре, ишекләрне алыштыру, кую да алар өстендә. Яшәү-торулары да шушында ук. "Уңыш" агрофирмасы ашханәсендә ике тапкыр ашаталар, кичкә мәктәп повары Рауза Сөйфетдинова белән ярдәмчесе Сәвия Хисмәтова әзерләп кертәләр, үзебез җылытып ашыйбыз. Юынабыз да әле без, душ керергә дә мөмкинлек бар. Шуңа күрә кичке 9 га кадәр эшлибез. Материалларга кытлык юк, эшлә генә", -диләр сөенеп.
"Арчадан да килеп эшлиләр, алары иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр унитаз, раковиналар урнаштыралар. Киткән вакытларына туры килдегез", - дип, булачак бакча белән таныштыра Түбән Көек мәктәбе директоры Сөмбел Кадимова. "Аллага шөкер, бакчаны бик көтә әти-әниләр, үзебез үк ярдәмгә килә алабыз, мәктәп ашханәсе уртак була, бакча өчен бер повар өстәмә алыначак һәм ул безнекеләр белән эшләячәк."- дип үзләренең мөмкинлекләрен саный.
Бар да әйбәт булып торса, төзелеш 1 июньдә тапшырылырга тиеш. Монысы да юкка түгел, балаларга икеләтә бәйрәм ясарга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Максатчан программа