Әтнә таңы

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы көрәшчеләре кабат беренче

Алдан хәбәр иткәнчә, укучылар спартакиадасы кысаларында татарча көрәш бәйгесе узды.

Реклама

"Бик кискен барды. Көрәшче егетләрнең әзерлеге югары иде", - дип соклана балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин. Һәр команданың көрәшчеләре ун авырлыкта һәм яшькә бәйле рәвештә ике төркемгә бүленеп бил алышкан. "1998 елгыларны һәм 1996-1997 елгы көрәшчеләрне аерым төркемнәрдә көрәштердек", - ди директор. Бәйгедә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы командасы I урын яулады. Хәзер техникумнарга гомуми беренче урын яуларга берәр гайре табигый хәл генә комачауларга мөмкин. Көрәштә II урынны Комыргуҗа командасы алды. Бәрәскә командасы - III урында, Күәм көрәшчеләре IV урында булдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: