Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиздән әтнәләр дә оча башлый: Россия башка илләр белән авиаэлемтәне торгыза

Россия башка илләр белән авиаэлемтәне торгыза, хәзер илгә Лондон, Сеул, Истанбул аша килергә мөмкин. Бу хакта Россиянең Тышкы эшләр министрлыгында билгеләп үттеләр.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия авиаэлемтәләрне торгызачак илләр саны артуга атналар китәргә мөмкин. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. 

«Минемчә, күп илләр белән авиаочышлар ачылышына кадәр атналар узачак», - дип саный Рябков.

Ул хәзер илгә Лондон, Истанбул һәм Сеул аша илгә килергә мөмкин булуын искәртте һәм Covid-19 вазгыяте мөмкинлек бирү белән исемлеккә тагын да күбрәк башкала һәм хаблар өстәләчәгенә ышаныч белдерде.

1 августтан Россия Бөекбритания, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне яңартты. 15 августтан тагын бер ил — Швейцария белән авиаэлемтәне яңарту планлаштырыла.

Элегрәк Абхазия һәм Черногориянең Россия гражданнары өчен чикләрне ачуы турында хәбәр ителгән иде.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/05-08-2020/rossiya-bashka-ill-r-bel-n-aviaelemt-ne-torgyzachak-5761330

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев