Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлнардан - "Рассольник", Фәридәдән - "Солянка"... - "Әтнә таңы" өйрәтә

Көз – муллык чоры. Бигрәк тә август ае хуҗабикәләр өчен мәшәкатьле ай. Чөнки бакчаларда көзге нигъмәтләр: яшелчәләр, җиләк-җимешләр өлгерде.

    Көз – муллык чоры. Бигрәк тә август ае хуҗабикәләр өчен мәшәкатьле ай. Чөнки бакчаларда көзге нигъмәтләр: яшелчәләр, җиләк-җимешләр өлгерде. Булган байлыкны әрәм-шәрәм итәсе килми. Һәркем кышка запас – кайнатма, салат, компот ясап калдырырга тырыша.
Шул мәшәкатьле чорны күздә тотып, газета укучыларыбызга берничә рецепт тәкъдим итәргә булдык. Сез дә эшләп карагыз. Урыслар әйтмешли “проверенный” рецептлар. Чөнки үзебез әлеге рецептларны бик яратып кулланабыз.


Редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗановадан
“Рассольник”
Әлеге салат бары тик аш өчен генә. Кыш көне тиз арада аш пешереп алырга туры килсә, әлеге әзер рассольникны гына салып җибәрергә кирәк. Алдан шулпаны кайнатып кую зарур. Ә “Рассольник” болай эшләнә.
Салат өчен кирәкле әйберләр: кыяр, помидор, суган, кишер һәм 700 яки 800 граммлы перловка кирәк булачак.
Иң элек перловканы 10 минут аерым пешереп алабыз. Аерым савытка 2,5 килограмм чистартылган кыяр, 700 грамм суган, 800 грамм кишер, 1,5 килограмм помидор турап сала торабыз. Аннары алар өстенә перловканы салабыз.
Әлеге катнашмага 10-15 данә кара борыч, 2 стакан су, 400 грамм симәнке мае, 6 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, 2 данә лавр яфрагы һәм дә 150 грамм уксус салабыз.
45 минут пешерәбез дә, банкаларга тутырып куябыз. Чыгышы күп була.


Баш бухгалтерыбыз Нурия Фәйзрахмановадан
Кыяр тозлау рецепты
Нурия ханымның тозлы кыярларыннан ел да авыз итәбез. Бик тәмле була. Кыярлары һәрвакыт кетердәп торалар. “Банкаларымның бервакытта да атканы юк”, ди ул. Сездә эшләп карагыз.
Эш тәртибе: “Иң элек кыярларны җыеп керәм дә аларны 4 сәгатькә салкын суга салып куям. Судан алгач, тагын бер тапкыр яхшылап кыярларны юам. Аннары 3 литрлы банкаларны духовкада стерильләштереп алам. Капкачларны кайнарга куям. Кәс­трүльгә кайнарга су куям.
Стерильләштергән 3 литрлы банкаларга 10 данә кара түгәрәк борыч, 3 данә канәфер, 1 лавр яфрагы, 3 данә карлыган яфрагы, 2 данә чия яфрагы, 3 баш тырнак сарымсак, 1 зонт укроп, керән яфрагы (бер зур яфракны 4-5 банкага бүлеп салам) һәм керән тамыры (бер банкага баш бармак калынлыгында) салам. Банкаларга шулай ук 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз салабыз. Банкаларга кайнаган суны салабыз да, ярты сәгать тотабыз. Ул вакыт аралыгында кайнарга су куям. Аннары кайнаган суга чүпрәк куеп, банкаларны 20-25 минутка акрын утта, парда тотам. Су куыклары өскә менә башлагач, банкаларны алам да 0,75грамм рюмка белән уксус салам. Аннары капкачларны ябып, банкаларны каплап, төреп куям”.


Журналистыбыз Фәридә Филатовадан кышка
"Солянка" рецепты
Бу рецептны мин интернеттан алган идем. Берничә ел кышка солянканы нәкъ менә шушы рецепт белән әзерләдем. Аны иртә өлгерә торган кәбестә белән дә эшләп караганым булды. Танышларым “андый кәбестә бармый”, – дип куркытсалар да, ничек кенә “барды” әле. Без үзебез күбрәк аны бәрәңге белән ашарга яратабыз. Кәбестәле аш яратучыларга ашка салырга да мөмкин. Түбәндәге рецепт белән әзерләгәндә барлыгы 0,5 граммлы 10 банка солянка чыга. Ә хәзер рецептка күчик.
2 килограмм кәбестә
2 килограмм помидор
1 килограмм суган
1 килограмм кишер алабыз. Кәбестәне, помидорны, суганны ваклап турыйбыз. Суган ярымбоҗралап булса да ярый – кем ничек ярата инде. Кишерне эре угычтан чыгарабыз. Яшелчәләр әзер булгач катнашманы зур кәстрүлгә салабыз, 0,5 грамм үсемлек мае, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы уксус, 11 бөртек кара борыч һәм 5 лавр яфрагы салып утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң нәкъ бер сәгать кайнатабыз һәм банкаларга тутырып, капкач белән ябып куябыз. Калын әйбер астына тыгып суынганын көтәбез. Бу солянкага гөмбә дә кушарга мөмкин. Тик аны башта 15 минут тирәсе пешереп алырга кирәк. Солянканың тәме балачакка алып кайта, без кечкенә вакытларда кибеттә әнә шундый солянка ашлары сатыла иде.
Безнең гаиләдә борщ ашын да бик яратып ашыйлар. Әзер борщ рецептлары интернетта бихисап. Аларның барысында да диярлек рецептында татлы борыч та бар. Мин исә бу яшелчә кермәгән рецептын кулланам.
Алабыз:
3 килограмм кәбестә – турап
3 килограмм чөгендер – уып
1 килограмм суган – турап
1 килограмм кишер – уып
1,5 килограмм помидор – турап
Шушы катнашмага 0,5 стакан тоз, 0,5 килограмм шикәр комы, 300 грамм сыек май кушып яхшылап  болгатабыз һәм бер тәүлеккә алып куеп торабыз. Бер тәүлектән соң 20 минут кайнатабыз, 3/4 стакан уксус кушабыз, тагын 10 минут болгата-болгата кайнатабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз. 750 граммлы банкаларга тутырсаң яхшырак, бу бер ашка җитә.

Реклама буенча белгечебез Гүзәл Галимҗановадан помидорны телемләп тозлау рецепты.
Тозлык: 3 литр суга 100 грамм тоз, 200 грамм шикәр комы.
Стерильләштерелгән 700 граммлы банкалар төбенә 1 тырнак сарымсак, 1-2 кара түгәрәк борыч, 1 лавр яфрагы саласын, уртача зурлыктагы помидорларны 4кә бүлеп, суганны божралап чиратлаштырып тутырабыз һәм өстенә укроп (зонтик) саласын да өстенә тозлык агызасын. "Водяная баня"да 10-15 минут тоткач, 1 аш кашыгы уксус салып ябып куясын.
"Анкл бенс" салаты
2 кг кабачки, 7 данә болгар борычы, 1 кг помидор, 10 данә уртача зурлыктагы суган. Яшелчәләрне турап, 1 стакан сыек май, 1 стакан томат пастасы, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 0,5 литр су, 3 аш кашыгы уксус салып барысын бергә болгатып 40 минут кайнатасын һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып куясын.

Кышка "Витаминлы" салат
Кирәк: берәр килограмнан кәбестә, кыяр, болгар борычы, помидор, кишер.
Эшләү тәртибе: барлык яшелчәләрне озынча итеп турап, тәменчә тоз салып болгатасын һәм парландырылган 1 литрлы банкаларга тыгызлап тутырып, өсләренә кайнатып алган тимер капкачларны каплап (бормыйча) "водяная баня"да 1 сәгать пешереп аласын да капкачларын ябып, әйләндереп, өстенә одеял каплап, суынганчы тотасын. Кыш көне кулланыр алдыннан суган һәм сыек май үзегез теләгәнчә өстисез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев