Әтнә балалары күңел ачып кайткан
Җәмгыять

Әтнә балалары күңел ачып кайткан

"Изгелек" социаль үзәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлангычында, бик матур чара оештыруда катнашкан. Районнан 15 бала "Татнефть-Арена"да "Аладдин и повелитель огня" исемле шоу карап кайткан.

Казанга тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне алып барганнар. Балалар "Юркин парк"та динозаврларны карап, тауда шуып, күңел ачып кайтканнар.


Нет комментариев