Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу 11 юл-транспорт һәлакәтендә теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган һәм 13е яраланган.
Узган ел белән чагыштырганда һәлак булган балалар саны 2гә арткан, юл-транспорт һәлакәтләре саны — 3кә, яраланган балалар саны 7гә кимегән. Гомумән алсак, республика буенча җәяүле балалар катнашында 135 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 138 бала яраланган.
Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны — 11гә, һәлак булган балалар саны — 1гә, яраланган балалар саны 13кә кимегән. Ә мондый юл-транспорт һәлакәтләре өлеше 37,7 % ук тәшкил иткән.
Велосипедта йөрүче балалар катнашында 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 57 балигъ булмаган юл хәрәкәтендә катнашучы җәрәхәтләнгән.
Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны — 9га, яралылар саны 9га арткан.
Механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашында 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 21е тән җәрәхәте алган. Әлбәттә, алга китеш бар. Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны — 14кә, яраланган балалар саны да 14кә кимегән.
Кызганычка каршы, һәлак булган балалар саны узган ел дәрәҗәсендә калган. Исәпкә алган тагын бер статистик нәтиҗә — балаларның үзләренең саксызлыгы аркасында республика юлларында 116 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 115е җәрәхәтләнгән.
Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны — 3кә, яраланган балалар саны 4кә арткан. Һәлак булучылар саны 1гә кимегән.
Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен киметү максатыннан:
— 2026 елның 26 октябреннән 8 ноябренә кадәр «Көзге каникуллар» профилактик чарасын әзерләп уздыру;
— План нигезендә «Көзге каникуллар» профилактик чарасы уздыруның уртак план-графигын эшләргә кирәк.
Нет комментариев