Күлле Киме мәктәбендә һәр башлангычка ихлас күңелдән ярдәм кулы сузуга багышланган зур чара узды
Волонтерлык: биредә һәр оешма һәм мәктәп, шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре катнашты. Бу чараның район Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылуы табигый. Чөнки патриотлык, ярдәм, шәфкать, спорт өлкәләре, беренче чиратта, алар күз алдында.
Волонтерлык яхшы оештырылган
Кыскасы, мәктәптә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде — бирегә йөрәкләре ярдәм итәргә теләп янучылар җыелды дияргә кирәктер. «ДОБРОАтня» исеме астындагы күптән көтелгән форум булды ул. Бу фикердәшләр белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу һәм безнең волонтерларның көн саен кылган изге эшләре турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Бу очракта Күлле Кимедәге волонтерлык эшенең башында торган, җирле ветераннар советы җитәкчесе Саимә Сабирова фикерен чагылдыру дөрес булыр.
— Ирекле ярдәм итү бездә яхшы оештырылган. Иң кечкенәбезгә — 5, ә иң олыбызга, миңа — 76 яшь. Ни генә ясамыйбыз һәм барысы да ихластан, — дип, бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә әзерләгән эшләр белән таныштырып узды. Монда районыбызның дүрт спикер-волонтеры үзенең гамәли тәҗрибәсе белән уртаклашты. Үзләре нульдән тормышка ашыра торган проектлар, ирекле-ихтыяри эшчәнлек юлының авырлыклары һәм шатлыклары турында сөйләделәр. Аларның тере тарихлары күпләрне илһамландырды дип уйларга нигез бар. Чынлыкта, бу чара Күлле Кимедә, Иске Өҗем һәм Ташчишмәдә күмәк булып, даими һәм уңышлы эшләүче волонтерлар эшчәнлеге белән таныштыру һәм тәҗрибә уртаклашу өчен дә бер дигән мөмкинлек булды. Монда барысы да исәпкә алынган иде: катнашучылар өч төркемгә — «Сарылар», «Яшелләр» һәм "Кызыллар«га бүленеп, аерым белем бирү юнәлеше буенча лекцияләр тыңладылар. Шунысы бәхәссез, ул сыйныфларда эш кайнап тора иде: аларда барысы да идеяләре белән уртаклаштылар һәм, әлбәттә, яңалык алдылар.
Районыбызның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов сүзләре белән әйтсәк:
— Безнекеләр волонтерлык өлкәсендә бик күп эшлиләр, әмма шунысы бар, аны күрсәтә белергә дә кирәк... Эшләгәнне күрсәтү кирәк Бу чарага җыелуның асылы да әнә шул проблема белән бәйле. Спикерлар сүзеннән аңлашылганча да, волонтерлык буларак эшләгәннәрне махсус «ДОБРО РФ» сайтында күрсәтү кирәк икән. Әйтик, мәктәпләргә анда үз битләрен булдыру кирәк. Укучы балага яшь чактан ук үз эшчәнлеген биредә чагылдырып, теркәп бару отышлы. Аларны моңа өйрәтү кирәк. Ни өчен — менә анысы хакында мәкаләбез ахырында искә алып үтәрбез
. Хәер, мәктәпләрдән генә түгел, һәр оешмадан бу проблемага җитди карау сорала. Волонтерлыкны югалмый торган тарихыбыз дияргә дә була. Ахыр чиктә бу өлкәдә районыбыз халкы гаять күп эшли — әйтик, бүгенге көндә җылы носки-оекбашлар да бәйләнә, маскировка ятьмәсе дә үрелә, ашарга-эчәргә дә әзерләнә... Әмма һәрберсе теркәлеп барырга тиеш. Бу өлкәдә җаваплы кеше булу кирәк.
Югыйсә, сайтта бу эшчәнлегебез бармаячак, гомумән, районыбыздагы эш тә күренмәячәк. Ә бит сер түгел, хәзер эшләгәнне язмача күрсәтә белү дә кирәк. Ә менә Күлле Киме үз эшчәнлеген "Новостная лента«да күрсәтеп бара. Иске Өҗем белән Ташчишмәнең чаралары да чагылып бара. Алар бүгенге көндә эшләрен күрсәтә беләләр.
Бу уңайдан гади генә мисал — ковид афәте котырган елны күп авырулар өйләрендә генә утырды, ашарларына да волонтерлар гына илтә, ә тегеләр карта аша акча күчерә иделәр. Ул вакытта болар берсе дә теркәлмәде, шуңа күрә хәзер аларны тарих буларак кына телгә алабыз. Бер биш елдан бу хакта ишеткән яшь буын көлемсерәп: «Шулай булдымыни?» дип сорарга да мөмкин.
Шуңа күрә бу форумның төп максаты — халык эшләгәнне күрсәтү булды. Сер түгел бит, бездә дә бу өлкәдә башка районнардан ким эшләнми. Моннан тыш волонтерларны гына түгел, аларның эш сәгатьләрен дә теркәп бару кирәк икән. Чынлыкта, биредә сәгатьләр саны күп булу кирәк. Чөнки ул күбрәк булган саен, зур конкурсларда катнашу мөмкинлеге дә арта. Әмма монда арттырып җибәрү булмасын иде.
Бу хакта «Татарстан Республикасы ихтыярыйлык мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының территорияләр белән эшләү секторы җитәкчесе һәм башкарма директоры урынбасары Гүзәл Ганиеваның сүзләрен китерү урынлы булыр.
— Отчет өчен генә күп итеп сәгать кую ярамый. Чөнки тикшергәндә ул чагышмый, — дип билгеләде кунагыбыз. Бу уңайдан 2шәр сәгать эшләгән 10 укучының гомуми вакытын 100 сәгать дип куюларын көлеп искә алды. Кыскасы, аның сүзен кулланып әйтсәк, бераз математика белән дә дус булу кирәк шул. Бу теманы дәвам итеп, хәзер «Доброволец Татарстана» күкрәк билгесе һәм «Доброволец России» исемле премиябулуны да билгеләргә кирәк.
Кыскасы, хөкүмәтнең волонтерлыкны кызыксындыру чаралары бик күп. Волонтерлык буенча сәгатьләрне күп җыеп, шушыларга ирешү мөмкинлеге дә арта. Укучы өчен дә бик отышлы Ә мәктәп укучыларына әйләнеп кайтсак, балалар анда 14 яшьтән теркәлә алалар, 7 яшьтән әти-әни ярдәмендә теркәлү мөмкинлеге бар. Шулай итеп сәгатьләр җыю мөмкин.
Ни өчен дип сорарсыз. Эш шунда, бу югары уку йортына керергә ярдәм итәчәк. Һәр югары уку йорты җыйган сәгатьләрне карап, керү балларына әйләндерә. Менә шундый системага салынган мөмкинлекләр алар. Кызганычка каршы, без әлегә боларны куллана да белмибез, кайберәүләрнең ишеткәне дә юк. Лекция барышында моны Гүзәл Ганиева да кат-кат ассызыклады: — Бала югары уку йортына керә алсын өчен бер дигән мөмкинлек бит бу, — диде. Соңыннан мәктәпнең спортзалында чараның бик күңелле өлеше узды. Форумны оештыручыларның истәлекле бүләкләре катнашучылар өчен күңелле сюрприз булды.
Бик күңелле. Ә иң мөһиме — кирәкле чара булды бу. Файдалы да дип өметләник.
Нет комментариев