Юбилеең белән, белем йортым!
Тап төшмәде синең исемгә,
Сагынып сиңа кабат кайттык,
Горурланасыңдыр үзең дә.
Узган шимбәдә районыбызның Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә олы вакыйга — белем йортының 115 еллыгын, яңа бинага күчүнең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
Башкалар өчен гадәти бер көн булса, бу без, Күәм мәктәбендә төрле елларда белем алучылар өчен, чын мәгьнәсендә бәйрәм булды. Ераклардан туган өйне сагынып кайткан күк барып кердек уку йортына. Ә анда, мәктәп ишеге төбендә, килүчеләрне укытучылар белән беррәттән белем йортының хуҗасы Хәмит Хәкимҗанов үзе каршы алды.
Җитәкчесе, кунагы, укучысы — бүгенгесе, кичәгесе... барысы да бергә җыйналды. Мәктәп шау-гөр килде. Берәүләр мәктәпне сагынып, кабинетларны иңләсә, икенчеләре берсен-берсе барлады, «Син кем әле,» «Калган сыйныфташларны күрмәдеңме?», «Безне укыткан укытучылар килгәннәрме?», «Кара әле син бу мәктәпнең матурлыгын, исең китәрлек»... — менә шулай аралаштык, үзебезне укыткан укытучыларны исән-сау күргәч, ә алар инде берничә генә, күзгә яшьләр дә килде.
Мәктәп директоры Хәмит Хәкимҗанов җитәкчеләрне, кайткан кунакларны мәктәп белән таныштырганда, икенчеләр бер-берсе белән, укытучылары белән фотога төште. Ул да түгел телевидение журналист-операторлары, фотографлары күренде. Барысы да уйланган, табыннар көйләнгән, мәктәпнең бүгенге укучылары аллы-гөлле чәчкәләр кебек биюгә, чыгыш ясарга әзерләнә, кайсы — «төзүче», кайсы — «укытучы», кайсы — «мәктәп директоры», хәтта «хуҗалык рәисе» дә бар — театраль күренеш күрсәтәселәр.
Мәктәп коридорында тезелгән өстәлләрдә шахмат уйнаучы укучыларга да сокланып карадык. «Точка роста» («Үсеш ноктасы») кабинетлары белән дә таныштык. 2021 елдан федераль белем челтәрләрен булдыру нигезендә мәктәптә әлеге проект буенча табигать фәннәре-техник юнәлеш буенча химия, биология һәм физика кабинетлары җиһазландырылган.
Безгә, мәктәпне 44 ел элек (үзебезнең сыйныфны күздә тотам ) тәмамлаган, тарихи күчеш чорының шаһитләре булган, сигезьеллык агач мәктәптә укып, яңасына күчкән, хәзерге балалар кереп тә карамаган басуда пычрак ерып тимер-томыр өстерәп, металлалом җыю планын үтәгән; шул басуда чөгендер үстергән, көзен бәрәңге алган, дәресләрдән соң кабинет идәннәрен юып, кичен атнага бер тапкыр фермага барып терлекчеләргә булышып, сыер саварга өйрәнгән, җәен амбарда эшләгән, имтиханнарны билет буенча бик яхшы билгеләренә генә тапшырып, югары уку йортларына кереп аны уңышлы тәмамлаган; эшләү дәверендә дәүләт бүләкләренә лаек булган укучыларга бүгенге үсеш проектлары азрак ят та, шулай булса да күңелгә ятышлы күренде. Һәр чорның үз максаты, үз укучысы, үз укытучысы.
Мәктәп республикабызда танылып, тотрыклы югары урыннарны били икән, бүгенге "Үсеш ноктасы«ның нәтиҗәсе дә уңай булганга сөендек. «Мәктәп үзгәргән...» Иң еш кабатланган җөмлә булды бу. Чынлап та мәктәп бик үзгәргән, аның төзеклегенә, матурлыгына аерым тукталасы килә. Без олыгайганбыз, ә мәктәп — өр-яңа. Төсләре дә, бизәлеше дә күңелгә ятышлы.
Класс бүлмәләреннән чыгасы килми, якты, җылы, иркен. Гөлләре ямь биреп утыралар. Яңа төзекләндерелгәне һәр тарафта күзгә ташлана. Монысы — юбилейга республика, район җитәкчелеге бүләге булып чыкты. Котлаулар башлангач, районыбызның хакимият башлыгы Рөстәм Хисамиев үзенең чыгышын тәмамлап, «Рәхмәт сүзе» н тапшырганда «Менә бүгенге мәктәп бездән бүләк...» — дип әйтте. Алкышларга күмдек. Моннан да зуррак бүләк турында хыялланып буламы соң. Әлеге алкышлар Күәм сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган, республикада төзелеш өлкәсендә үзен таныткан "СМ-Стройинвест«җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шәхси предприятиесендә генераль директор киңәшчесе Мәгьдүт Гатауллинга да иде — аның оешмасында эшләүчеләрнең дә көче аз кермәгәне күренеп тора.
Иң куанычлысы, кунак булып кайткан җитәкчеләре дә — мәктәпнең үз укучылары. «Барс-груп» акционерлык җәмгыятенең "Минем электрон мәктәбем"ә кертү төркеме җитәкчесе, Дусым авылыннан Илнар Хидиятов та мәктәп коллективына рәхмәтен әйтеп, бүләген тапшырып, мәктәпнең ике укытучысын — Ләйсән Ганиева белән Алия Гайнетдинованы Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Раушан Зарипов та туган мәктәбенә 50 меңлек сертификат тапшырып, укытучыларын, мәктәп коллективын юбилейлар белән котлап уңышлар теләде. Мәктәбемнең тагын бер горурланырлык укучысы, сыйныфташым — Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры, Россиянең атказанган спорт мастеры — 8 мәртәбә Татарстан, 2 мәртәбә Россия чемпионы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгьзасы Марсель Таһиров та хатирәләр яңартып, үзебезгә белем биргән укытучыларның һәркайсына бүләген тапшырды. Уку йортының тагын бер мәртәбәле кунагы, үзенең укучысы — Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхиева да үз чиратында колективны бәйрәмнәре белән котлап, үзен укыткан укытучыларга күчтәнәч-пакет тапшырып, рәхмәтен җиткезде.
Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин да туган мәктәбен юбилее белән котлады. Болары —юбилейга килә алган мәктәбемнең мәртәбәле укучылары. Ә бит әле тагын күпме кайтырга теләп тә җае килмәгән горурланырлык укучылары бар мәктәпнең. Бик көчле, төпле белем биргән укытучыларыбызга барыбыз да рәхмәтебезне җиткердек.
Шушы мәктәптә алган белем белән югары уку йортларында да җиңел укыдык, чөнки укытучыларыбыз өстәмә белем бирү турында да онытмаганнар. Без гаиләдән 5 бала укыдык мәктәптә, барыбыз да югары белемле. Апам Нурия Казан дәүләт медицина институтын кызыл дипломга тәмамлады, сеңелем Рания мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, химия фәненнән бер имтиханны "5«кә тапшырып, Казан дәүләт медицина институтына укырга керде. Иртән сәгать 8дә кереп китеп, төштән соң эзләп алып чыктым. Үз сорауларына җавап биреп бетергәч, кырыйга утыртып, кем җавап бирә алмый, шул сорауга җавап биреп бара ул. Химия фәне бу! Ә ул фәннән безне Земфира апа Борһанова укытты. Бик көчле мөгаллимә һәм Аллаһыга шөкер, исән-сау. Земфира апабызның чыгышын да сөенеп, рәхәтләнеп тыңладык.
Хатирәләр яңарды. Хәлимә апа Зарипова, Сания апа Шәйхиеваның сөйләме дә үткәнгә алып кайтты. Юбилейлар белән котларга килгән мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов та үз чыгышында Күәм мәктәбенең районда да, республикада алдынгы урыннарны биләвен, коллективның да, укучыларның да тырышлыгын билгеләп үтте.
Аны тыңлаганда да сөенеп утырдык. Бәйрәмдә җитәкчеләр дә, районыбызның мәктәп директорлары да бар иде. Алар да сокланып утырганнардыр. Горурланырлык булды. Мәктәп укучыларының чыгышларын да, «Риваять» төркеменекен дә алкышладык. Кичәне алып баручылар да, юбилейга әзерләнгән укучылар да, укытучылар да гаять зур көч куйганнар. Искитмәле бәйрәм ясадылар. Үзләренә дә шундый кадер-хөрмәтне күрергә Аллаһы насыйп итсен. Бүгенгесе... — Мәктәпнең бүгенге максаты — бердәм белем бирү киңлеген булдыру. Мәгьлүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү.
Һәм укучыларны һөнәри юнәлешкә системалы рәвештә әзерләү аша белем бирү сыйфатын тагын да югарырак баскычка күтәрү булып тора. Бүгенге көндә Күәм урта мәктәбендә 104 бала белем һәм тәрбия ала. Һәрбер уңышлы эшләп килүче мәктәпнең нигезен педагоглар тәшкил итә. Нәтиҗәле эшләүче 17 укытучыбыз барысы да югары педагогик белемле.
Коллективның 76 процентын 20 елдан артык эш стажы булган укытучылар тәшкил итә. 13 педагогыбыз — югары категориягә, икесе беренче категориягә ия. Укытучылары-бызның хезмәте Рәсәй һәм Татарстан Республикасы күләмендә югары бәяләнә. Аларның эшләре бердәм дәүләт имтиханында чагыла. Ирешелгән күрсәткечләр районда гына түгел, республика күләмендә дә югары урында тотрыклы баруын күрсәтә.
Математика фәненнән имтихан тапшырган Хафизов Ислам быел 99 балл җыйды. Уртача күрсәткеч районда — 78,4 процент, республикада — 71,66 процент булганда бу зур җиңү... — дип, мәктәпнең бүгенге уңышлары белән дә таныштырды Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре Хәмит Газим улы. Тарихка күз салсак... Татар халкын мәгьрифәтле итү Алтын урда чорыннан башлана. Арча төбәгенең Әтнә җирлегендә урнашкан халыкны белемле итү унсигезенче гасыр белән бәйле.
Ул вакытта белемне мәктәп һәм мәдрәсәләрдә бирәләр. Егерменче гасыр башында Күәм авылы җирлегендә беренче тапкыр белем нуры кабына. Авылның төрле почмакларында — Иске авыл, Түбән оч, Болын башы, Әмәштә мәдрәсәләр эшли башлый. Тарихтан билгеле булганча, Иске авыл мәдрәсәсендә Сап авылы егете Фазылҗан мулла — ир-егетләргә, Фатыйма абыстай кызларга белем бирә башлый. Әмәш мәчете мәдрәсәсендә 1911 елда Самат Шакирның әтисе Сәйфуллин Фәтхрахман хәзрәтнең дә укытканы мәгьлүм.
Ул муллалар арасында гыйлемле булуы белән дә аерылып торган. Революция чорында 1916-1918 еллар аралыгында, авылда мәктәпләр булмау сәбәпле, сабыйларга белемне хуҗасыз буш йортларда бирәләр. 1920 елда авылның Югары оч мәдрәсәсендә Мамыш авылыннан имам Вәли җәдитчә укырга-санарга өйрәтә башлый. Соңрак катнаш сыйныфлар барлыкка килә башлагач, белем бирүгә хатын-кыз укытучылар да алына. Маһи Ибраеның ике катлы йортында — Рәбига укытучы, «Колаксыз» кушаматлы вафат булган бабай йортында Күлле Киме авылы кызлары — Җәләлиева Мәдинә белән Хәтимә, 1927-28 елларда «Болын башы» мәктәбендә Нурияздан абзый белән Лотфуллин Һидият абый читкә чыгып киткән Гыйлаҗи исемле кеше йортында белем бирәләр.
1932 елда авылның уртасында 4 еллык типовой мәктәп салына. Аның подрядчигы — Күлле Киме авылыннан Газимҗан Таҗетдин улы, ә төзүчеләр бригадиры Бәйрәм Сәфәров була. Шул көннән башлап укучылар беренче тапкыр парта артына утырып укый башлыйлар. 1936 елда исә авыл мәчетен сүтеп яңа ике катлы бина төзелә. Ул мәктәпнең директоры итеп Габделхәй Бариев билгеләнә. Ул 1932 елдан 1937 елга кадәр мәктәпне җитәкли. Кызганыч, репрессия елларында аны кулга алып, халык дошманы дип игълан итәләр.
Габделхәй абыйдан соң мәктәп директоры итеп, чыгышы белән Арча районы Яңасала авылыннан Чигашев Гавриил Федор улын куялар. Ул 1937 — 1938нче елларда мәктәп белән җитәкчелек итә. 19 яшьлек разрядлы спортчы, бик үткен һәм чая егет була ул. 1938нче елда директор хезмәтеннән баш тарта һәм география, физкультура фәннәре укытучысы булып эшли.
Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрәкәттәге армия хезмәтенә алына һәм 1944 нче елда һәлак була. 1940нчы еллар башында Күәм авылында белем бирү 2 мәктәп бинасында башкарыла. Башлангыч сыйныфлар — ике катлы, ә 5 — 7 сыйныфлар бер катлы тулы булмаган урта мәктәптә укыйлар. Мәктәп директоры булып Гарифуллин Гариф абый, ә завуч булып Лотфуллин Һидият абый эшли. 1943 ел башында Гариф абыйны районга хәрби эшләр бүлеге мөдире итеп эшкә алалар.
Аннан соң Түбән Шашы кешесе Әхмәдуллин Зиннәт 10 ай чамасы директор булып тора. Ул киткәч, Бәрәскәдән вакытлыча Каюм исемле фронтовик килеп мәктәпне җитәкли. 1944нче елда мәктәбебез директоры итеп Галимҗанов Әхмәт абый билгеләнә. Уку йортының тагын бер күренекле шәхесе — без укыган чордагы директоры, сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп исән-сау кайткан Әхмәтов Мөхәммәтҗан абый.
Ул 1949 елдан эшли башлый. Мөхәммәтҗан абыйның мәктәп өчен кергән хезмәте гаять зур. Ул кирпечтән бүгенге ике катлы заманча мәктәп бинасын салдырды, мәктәп яны тәҗрибә участогын киңәйтте, зур җиләк-җимеш бакчасын булдырды. Алмагачлар бик күп һәм ул алмалар бик тәмле иде. Без алма бакчасындагы кечкенә йортта тукланып, буфетыннан тәм-томнар ала идек. Алмалар да эләгә иде.
Яңа мәктәпкә директор итеп хуҗалык рәисе Әдһәм Сәмигуллин Радик Зариповны алып килде. Радик абыйдан соң мәктәп директоры булып Хәлимә апа Зарипова, Равил Садриев, Фәрит Борһанов та эшләп алды. 1962нче елда мәктәбебез — сигезьеллык итеп, ә 1976нчы елда — унъеллык урта мәктәп итеп, ә 1990нчы елда унберьеллык урта мәктәп итеп үзгәртелде.
Нет комментариев