Әтнә балалары – комиссиянең күз уңында
"Бу җәйдә 18 яше тулмаган балалар арасында скутер, мопед, хәтта машина белән йөрүчеләр булды. Берничә очракта аларның әти-әниләренә административ протокол төзелде", - дип уфтана балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Наилә Баһаветдинова. Әти-әниләргә балаларын ныклы контрольгә алырга кирәк - тиздән, бик тиздән яңа уку елына...
"Бу җәйдә 18 яше тулмаган балалар арасында скутер, мопед, хәтта машина белән йөрүчеләр булды. Берничә очракта аларның әти-әниләренә административ протокол төзелде", - дип уфтана балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Наилә Баһаветдинова. Әти-әниләргә балаларын ныклы контрольгә алырга кирәк - тиздән, бик тиздән яңа уку елына аяк басабыз. Ә комиссия тарафыннан бу юнәлештә эшнең туктап торганы юк. Шушы атнада гына комиссия Күшәр һәм Кышлау авылларында, балаларны опекага алган гаиләләрдә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев