Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балалары ничек ял итә

Балалар ялы беренче урында Соңгы елларда җәйге чорда гына түгел, гомумән каникул көннәрендә балаларның ялын оештыруга зур игътибар бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов башлангычы белән республикабызда балаларның һәм балигъ булмаган яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү өчен шартлар тудыру буенча зур эш алып барыла. Президент тарафыннан кабул ителгән 30 уникаль республика...

Балалар ялы беренче урында Соңгы елларда җәйге чорда гына түгел, гомумән каникул көннәрендә балаларның ялын оештыруга зур игътибар бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов башлангычы белән республикабызда балаларның һәм балигъ булмаган яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү өчен шартлар тудыру буенча зур эш алып барыла. Президент тарафыннан кабул ителгән 30 уникаль республика күләмендәге программаларның берсе дә нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, илдә барган кризиска карамастан, әлеге программалар барысы да хөкүмәт тарафыннан финанслана. Безнең районда балаларның җәйге ялын оештыру Әтнә район башкарма комитетының махсус карары нигезендә тормышка ашырыла. Балалар ничек, нинди шартларда ял итәчәк - бу турыда район мәгариф бүлеге башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Сафина менә ниләр сөйләде: - Быел җәйге каникул көннәрендә район мәктәпләрендә 10 мәктәп яны, 10 хезмәт һәм ял лагере эшләячәк. Мәктәп яны лагере 21 көн, хезмәт һәм ял лагерьлары 18 көн дәвам итәчәк. Әлеге лагерьларда эш 1 июньнән башланып китте инде. Мәктәп яны лагерьларында 311, хезмәт һәм ял лагерьларында 70 укучы - барысы 381 бала ял итәчәк. Шулай ук районыбызның Каенсар урманында урнашкан "Чулпан" лагеренда да җәй эчендә ике смена эшләр дип көтелә. Анда 230 бала ял итәчәк. Беренче смена 27 июньнән башлана, 18 көн дәвам итә. Бу чорда республиканың "Сәләт" лагереннан килгән 100 бала ял итәчәк. Икенче смена исә 17 июльдән 6 августка кадәр, барысы 21 көн дәвам итәр дип көтелә. Әлеге сменада барысы 130 бала ял итәр дип уйлыйбыз. Шулай ук палаточный лагерьда да ял оештырылачак. Ул 31 июльдән 6 августка кадәр барачак. Анда 80 бала 7 көн профильле сменада ял итәчәк. Гомумән алганда , быелгы җәйдә барысы 611 бала рәхәтләнеп ял итү мөмкинлегенә ия булачак. Балигъ булмаган яшүсмерләрне җәйге каникул көннәрендә эш белән тәэмин итүгә дә аерым игътибар бирелә. Мәшгульлек үзәгеннән алган мәгълүматларга караганда, быел 128 яшүсмер вакытлыча эш белән тәэмин ителәчәк. Бүгенге көнгә аларның 55 күмәк хуҗалыкларда төрле эштә эшли дә инде. Июль- август айларында "Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ярдәме белән 14 яшьлекләр өчен республика санаторийларында ял иттерү мөмкинлеге дә булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев