19 июнь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдән киткәннәр кире кайта
Паспорт бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, бүген Әтнәдә Украинадана кайткан 21 кеше исәптә тора. Алар күбесенчә пенсионерлар. Шулай ук Үзбәкстан ягыннан кайтучылар да хәйран. Болары кайчандыр бездән читкә чыгып киткән татарлар. Барысы вакытлыча 53 кеше теркәлгән, бездә яшәргә хокук алучылары - 43.
-
Әтнәдә кабат һава торышы начарлана
Татарстанда кабат көчле җил, урыны белән боз явуы көтелә. Начар һава торышы турында Гидрометцентр идарәсе бу атна эчендә инде өченче тапкыр кисәтә. - Бүген көннең икенче яртысында, төнлә һәм 20 июнь көнне иртәнге якта Татарстан территориясендә актив фронталь һава агымнары үтү сәбәпле көньяк көнчыгыш районнарда яшен, боз һәм яңгыр явуы...
-
Әтнә балалары ничек ял итә
Балалар ялы беренче урында Соңгы елларда җәйге чорда гына түгел, гомумән каникул көннәрендә балаларның ялын оештыруга зур игътибар бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов башлангычы белән республикабызда балаларның һәм балигъ булмаган яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү өчен шартлар тудыру буенча зур эш алып барыла. Президент тарафыннан кабул ителгән 30 уникаль республика...
-
Әтнәдә алмагач көясе күбәя
Республикада алмагач көясе еш күренә башлады. Россельхознадзорның Татарстан республикасындагы Идарәсе дәүләт инспекторы Р.Р.Низамиев бу хакта түбәндәгеләрне хәбәр итә: Алмагач көясе бары алма агачына гына зыян китерә. Көя кортлары зур булмаган кызгылт көрән калканчыклар астында агачның яшь шома кайрысына урнашып кышлыйлар. Калканчыклар күбәләкләрнең бүлентеләреннән хасил була. Бөреләр ачылып берничә көн узганнан...
-
“Әтнә таңы“ - малларны арканда калдырмагыз
Район халкы игътибарына! Күрше Биектау районында арканда торган мал урлау очраклары ешайган. Шул сәбапле, Әтнә Эчке эшләр бүлеге түбәндәге хакта кисәтә: малларыгызны кичке якта арканда калдырмагыз. Алар янында шикле кешеләр күргән очракта 2-15-75 яки 02 телефоннары аша полиция бүлегенә хәбәр итегез.
-
Әтнәнең "Нечкәбил"е кем?
Республикабызда матур традициягә әверелгән "Нечкәбил-2015" бәйгесе быел да үтәчәк. Бүгенге көндә сайлап алу турлары бара. Быел да районыбыздан катнашучылар бар. Ул - Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы Эльмира Мәгъсүмова. Эльмира тормыш иптәше Илшат белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары да бик активлар, сәнгать мәктәбе бәйгеләре җиңүчеләре. Бүгенге көндә бәйгегә катнашу...