Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә бар яктан да беренче

Район Советы сессиясен аның рәисе Габделәхәт Хәкимов ачты һәм алып барды.

Сессия эшендә район депутатларыннан тыш, оешма, предприятие җитәкчеләре, интеллигенция вәкилләре, судьялар, район прокуроры, полиция җитәкчесе, шулай ук олы кунак - Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Сессия районның 2015 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычларына багышланган иде.
Төп докладта район башлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларга, аеруча терлекчелектәгеләренә аерым тукталды. Аерым алганда: "Максатыбызга сөт, ит җитештереп ирешәбез", - дип билгеләде. Аннан тыш төзелеш, авыл җирлекләре эшчәнлеге, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендәге уңышлар, кимчелекләр телгә алынды.


- Юллар ремонты, асфальт җәю районда елның елында тукталмый. Моны Габделәхәт Хәкимов та ассызыклап үтте.
Дөрес, ул бүгенге көндә бик кыйммәткә төшә. Шулай да отчет елында юллар төзү юнә­ле­шендә шактый эш башкарылды. Район үзә­ге Олы Әтнә авылы урам­нарына 2.2 километр асфальт түшәлде. Әт­нә-Чыпчык һәм Күшәр-Чишмәле Сап юлы­на 1.5әр километр асфальт җәелде. Җәмгысе 6.6 километр юлларны асфальтлауга 74.9 мил­ли­он сум чыгымнар тотылды.
Асфальт җәелмәгән очракта да, юлларны норматив таләпләре буенча ныгытып, вак таш-ком катнашмасы белән каплау да үзен аклый. Тракторлар һәм авыр техника йөргән авыл юллары өчен мондый ысул кулайрак та. 2015 елда мондый эшләрне финанслауга 32 миллион сум сарыф ителде. Шул исәптән, Күңгәр авылында 2 километр урам челтәре һәм олы юлдан Мамыш авылына кергән 1.6 километр юл төзекләнде­релде. Россиядәге бюджет кризисы юллар төзү темпларын шактый киметсә дә, агымдагы елга да планнарыбыз аз түгел, Әтнә-Арча юлына 25 миллион сумга 2.6 километр асфальт җәяргә, 40 миллион сумга авыллар эчендәге юлларны төзекләндерергә исәплибез, - диде.


Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы директоры Айрат Каюмов, "Күңгәр" җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов, район прокуроры Нурия Сабирҗанова үз юнәлешләрендәге яңалыклар белән таныштыр­дылар. Татарстан Премьер-министр урынбасары исә:
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Әтнә районы "по всем параметрам" I урында. Башкаларның борынына чиерттегез, - дип көлдереп алды. Шунда ук: "Кайбер тармакта кимчелекләр дә бар, әле шактый эшләргә кирәк", - дигән фикер дә белдерде.
Сессия үз эшен күңелле нотада - үз һөнәренең алдынгыларын бүләкләп тәмамлады. "Шахтер" савымчысы Рәзинә Шәйхетдиновага (фотода) - Татарстанның атказанган тер­­лекчесе исеме бирел­де, Күәм фельдшер-аку­шер­­лык пункты мөдире Раи­лә Төхфәтуллинага рес­публика Министрлар Ка­бинеты рәхмәте белде­релде, Күәм мәктәбе укы­тучысы Гөлнара Сөн­га­това ТР мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәга­риф­тәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бү­ләк­ләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев