20 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнә бар яктан да беренче
Район Советы сессиясен аның рәисе Габделәхәт Хәкимов ачты һәм алып барды.
-
Әтнәләр Газраил намазын өйрәнә
Газраиль (галәйһис-сәлам) намазы Хөрмәтле редакция! Газраил намазы бар дип ишеткән идем, сораштырып та карадым, таба алмадым. Бәлки берәр дин әһеле газетага бу хакта аңлатып язмас микән. Хөрмәт белән Сәрия. Әлеге сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать итеп карадык. Белүче булмады. Сез сораган намазны Фәрид Сәлмән календареннән таптык. Дөрестән дә андый намаз...
-
Әтнәнең “Сәхнәдәшләр”е "Әлмәндәр варислары" бәйгесе җиңүчеләре
Казанның мәдәният һәм сәнгать институтында Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышлап үткәрелгән беренче халыкара фестиваль-бәйгедән безнең "Сәхнәдәшләр" зур җиңү яулап кайттылар. Балалар театры коллективының "Авыл эте Акбай" спектаклен жюри да, тамашачылар да бик ошатканнар. "Кайвакыт озаклап кул чапкач, уйнаудан туктап тордык", - диләр балалар. Ә икенче көнне узган бүләкләү өлешендә җитәкчеләре Финә...
-
Әтнә егете кеше аеручылар турында
*********************** Кайберәүләр,кеше аералар, Ничек шулай оста бүләләр...? Синең янда буталганчы аңа, Кулаерак ахры түрәләр... Сәламен дә бирми китә кайсы, Танымаска мөмкин узганда.... Искә төшерерләр бәлки сине, Базга төшеп,чарасыздан җаны тузганда... Аптырыйм мин,кай арада алар, Сәнәкләрдән,көрәк булганнар... Онытыладыр шул үзләренең, Юа алмаслык гөнах кылганнар... Кайберәүләр,кеше аералар, Хәерчегә,байга,хәллегә... Бер кемнең дә җирдән...
-
Әтнәдә КВН уйнаучылар тамашачыны берничә елга яшәрттеләр (видео)
-
Әтнәдә кар явачак
Татарстанда 20 февраль көнне томан һәм азрак кар явачак. Республика Гидрометеоүзәге шулай дип хәбәр итә. Аязучан болытлы һава торышы, җил төньяк-көнчыгыштан булыр дип көтелә. Төнлә температура 5-10 градус салкын, вакыты белән 16 градуска җитәргә мөмкин. Көндез 1-6 градус суык булачак. Алдагы көннәрдә дә шундый ук һава торышы көтелә.
-
Әтнәләр яңа автомагистраль аша җилдерерләр әле
Әтнәләр, ерак юлга барасы булса, күбесенчә Казанның "Компрессор заводы" яныннан узалар. Киләчәктә маршрутны үзгәртеп яңа автомагистраль аша гына җилдерербез дигән өмет бар. Себер трактын һәм Тынычлык урамын транспорттан сизелерлек бушатыр дигән план белән 2020 елга башкалада яңа автомагистраль төзиләр. Бу хакта шәһәр мэры сайтында хәбәр ителә. Аңлашылганча, яңа юл Академик...
-
Әтнәдә 35 протокол төзелгән
Узган атна барышында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 35 машина йөртүчегә протокол төзелгән. Шулар арасыннан өчесе киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган өчен. 5 машина йөртүче штрафын вакытында түләмәгән өчен җавапка тартылган. Моның өчен җәза катгый - штрафны икеләтә түлисең, яки берничә тәүлек "ял " итеп кайтасың. 10 кешегә куркынычсызлык каешын такмыйча...
-
Әтнә ветераннары булдыралар
Хоккей буенча ветераннар командасының тирә-як районнарга барып әледән-әле җиңеп кайтулары турында хәбәр итәбез.
-
Әтнәләр, сак булыгыз
Казанда бер ир-ат үз машинасы көпчәге астына кергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике автомашина зыян күргән. 25 яшьлек "ВАЗ" йөртүчесе машинадан чыга, әмма ул үзеннән-үзе йөреп китмәсен өчен тиешле чаралар күрми. Ягъни, бу очракта "Ручник"ка куярга кирәк булган. Ә машина хуҗасының өстенә генә кереп калмый, юл кырыендагы чит ил машиналарына да...