Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Газраил намазын өйрәнә

Газраиль (галәйһис-сәлам) намазы Хөрмәтле редакция! Газраил намазы бар дип ишеткән идем, сораштырып та карадым, таба алмадым. Бәлки берәр дин әһеле газетага бу хакта аңлатып язмас микән. Хөрмәт белән Сәрия. Әлеге сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать итеп карадык. Белүче булмады. Сез сораган намазны Фәрид Сәлмән календареннән таптык. Дөрестән дә андый намаз...

Газраиль (галәйһис-сәлам) намазы

Хөрмәтле редакция! Газраил намазы бар дип ишеткән идем, сораштырып та карадым, таба алмадым. Бәлки берәр дин әһеле газетага бу хакта аңлатып язмас микән. Хөрмәт белән Сәрия.

Әлеге сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать итеп карадык. Белүче булмады. Сез сораган намазны Фәрид Сәлмән календареннән таптык. Дөрестән дә андый намаз бар икән.

Мигъраҗ кичендә Рәсүлүллаһ галәйһис-сәлам Газраиль галәйһис-сәлам каршысына килеп боерды һәм: " Әй, Газраиль кардәш! Бүген синнән сорыйм, өммәтем җан биргәндә ансат булсын өчен, өммәтемә бер гамәл өйрәтерсең, мин аны аларга җиткерәм". Газраиль галәйһис-сәлам әйтте: "Әй, Рәсүлүллаһ! Минем бүләгем булсын: бу намазны һәркем укыса, аңа пәйгамбәрләргә барган кебек әдәп һәм сәлам белән барырмын, җаны бугазына килгәндә, югары кара, диярмен, ул югарыда җәннәт гөмбәзләрен күрер, алар ачылып хур кызлары аны көтеп торырлар. Шунда үзе һич тоймаганда җанын алырмын". Бу намаз ике рәкәгать итеп укылыр, һәр рәкәгатендә өч "Әл-Хәмд", ун "Аятел-Көрси" һәм йөз "әл-Ихъләсъ" булыр, рөкугъта егерме бер мәртәбә "Сүбхәнә раббийәл-гъазыйм" дияр, сәҗдәдә янә егерме бер мәртәбә "Сүбхәнә раббийәл-әгълә", дип бу намазны һәр кичтә укыса да, атнага бер мәртәбә, яисә айга бер мәртәбә, яисә елга бер мәртәбә, яисә гомеренә бер мәртәбә укыса да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев