Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете кеше аеручылар турында

*********************** Кайберәүләр,кеше аералар, Ничек шулай оста бүләләр...? Синең янда буталганчы аңа, Кулаерак ахры түрәләр... Сәламен дә бирми китә кайсы, Танымаска мөмкин узганда.... Искә төшерерләр бәлки сине, Базга төшеп,чарасыздан җаны тузганда... Аптырыйм мин,кай арада алар, Сәнәкләрдән,көрәк булганнар... Онытыладыр шул үзләренең, Юа алмаслык гөнах кылганнар... Кайберәүләр,кеше аералар, Хәерчегә,байга,хәллегә... Бер кемнең дә җирдән...

***********************
Кайберәүләр,кеше аералар,
Ничек шулай оста бүләләр...?
Синең янда буталганчы аңа,
Кулаерак ахры түрәләр...

Сәламен дә бирми китә кайсы,
Танымаска мөмкин узганда....
Искә төшерерләр бәлки сине,
Базга төшеп,чарасыздан җаны тузганда...

Аптырыйм мин,кай арада алар,
Сәнәкләрдән,көрәк булганнар...
Онытыладыр шул үзләренең,
Юа алмаслык гөнах кылганнар...

Кайберәүләр,кеше аералар,
Хәерчегә,байга,хәллегә...
Бер кемнең дә җирдән киткәне юк,
Алтын-көмеш төяп әлегә...

Борыннарын күпме чөйсәләр дә,
Менә алмыйлар айга,хәл китә...
Барыбызны бергә тигезләргә,
Ике метр гына җир җитә...
*************************
(Азат Хакимзянов...17.02.2016 ел.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев