Әтнә таңы

Әтнә егете – Сочида!

Әтнә егете - Сочида! XXII Кышкы Олимпия уеннарының иминлек сагында безнең "Әтнә" полиция бүлекчәсенең участок инспекторы Фәнил Сабиров та катнаша. Күлле Киме, Түбән Көек, Күәм авыл җирлегендә тәртип саклаучы инспекторны таныдыгызмы? Кырыс, таләпчән, үз эшен җиренә җиткереп эшләргә яратучы... Башка сыйфатларын санап тормыйм Фәнилнең. Иминлекне сакларга, Олимпиада кадәр Олимпиада барган...

Әтнә егете - Сочида!

XXII Кышкы Олимпия уеннарының иминлек сагында безнең "Әтнә" полиция бүлекчәсенең участок инспекторы Фәнил Сабиров та катнаша.

Күлле Киме, Түбән Көек, Күәм авыл җирлегендә тәртип саклаучы инспекторны таныдыгызмы? Кырыс, таләпчән, үз эшен җиренә җиткереп эшләргә яратучы... Башка сыйфатларын санап тормыйм Фәнилнең. Иминлекне сакларга, Олимпиада кадәр Олимпиада барган җирлектә хезмәт итәргә теләсә- кемне алмыйлар, тиешле таләпләргә җавап бирүе мөһимлеге аңлашыла. Һәм Фәнил- Олимпия уеннарында, Татарстаннан киткән менгә якын полиция хезмәткәре белән берлектә тәртип саклый бүген. Канәгать.

Реклама

Үзе әйтте. Кәрәзле телефоннар могҗиза тудыра торган заманда яшибез. Фәнилнең тавышын ишетүгә сорауларымны тездем. Ишеткән кадәресен сезгә дә җиткерәм:

  • Аллага шөкер, биредә тыныч. Бар да бер гаилә кебек. Һәркем күптәнге танышларын күргәндәй аралаша. Һәр җирдә тәртип, объектлар бик матур, искиткеч манзара. Һава торышы үзгәреп тора, җылы, 8-9 градус чамасы. Өйдән 3 декабрь көнне чыгып киттем, 4се Казанда идем, 10 декабрьдә Сочига килеп төштек. Сочидан 57 километр ераклыктагы Кепша поселогында торабыз, вахта йөртә. Төрлечә эшлибез, 11 сәгать тә була, 14 сәгатьтә. Ничек кушалар. Ашаталар, ашау бик әйбәт. Тәмле пешерәләр. Спорт уеннарының ачылышы Адлер шәһәрендә булды. Күрә алмадым, безнең эш урыны тау башында, анда фристайл, сноуборт уеннары бара. Уеннарны карый алганда карыйбыз. 4-5 кеше бергә эшлибез. 10 метр саен 4-5 кешедән торган тәртип сакчылары. Һәркайсыбыз спорт киеменнән. Татарстаннан эшкә килүчеләр күп, диләр. Оештыру яхшы. Февраль ахырларына кадәр монда булачакбыз, әле кайчан кайтасыбыз төгәл билгеле түгел - ди Фәнил.

Ышана да алмый торам, Әтнә кайда да Сочи кайда, кечкенә генә бер авылның гади бер егете Олимпия уеннары янәшәсендә эшләсен әле. Ышанырлыкмыни.

- Үзем дә ышана алмыйм әле... күрсәтелгән ышанычны аклармын...,- дип, Әтнә халкына сәламнәрен җиткерде ул. Тапшырдым. Горурлана аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: