Әтнә таңы

Әтнә футбол лигасының чираттагы уеннары узды

Әтнә футбол лигасының чираттагы уеннары узды. Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне 5 очрашу да үзара охшаш булып чыктылар. Сөйләшеп куйганнар диярсең: ике матч уртак нәтиҗә - 1:1 һәм өч матч 2:1 исәбенә төгәлләнде.

9 август көнне ике уен үтте: "Чембулат-Сап" һәм "Күңгәр" бер-берсенең капкасына берәр туп керттеләр. Ә менә "Затлы" көндәше "Күәм" капкасына ике туп кертеп, үзенекенә берне генә уздырды һәм өч балл алуга иреште. "Күәм" командасы икенче - 10 август көнне дә шул ук исәп белән оттырды. Бу юлы "Бәрәскә" өстен чыкты. "Легион" һәм "Шашы" очрашуында да шушы ук 2:1 исәбе теркәлде. Биредә "Легион" җиңде. Ә фаворитларның берсе саналган "Затлы" командасы "Күңгәр" белән 1:1 исәбенә уйнады.

Реклама

Игътибар белән карап, күзәтеп барыгыз: Әтнә футбол лигасы хәлиткеч стадиягә аяк басты!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: спорт
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: