Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хастаханәсендә – мәктәп укучылары

Шимбә көнне район үзәк больницасының конференц залы гөж килде. Дәваланучы авырулар "Бу мәктәп балаларына ни калган монда?" дип аптыраганнардыр да. Ә табибларның уйлары изгелектә, үзебезнең кадрларны әзерләүне максат итеп, районыбызның 10-11 укучыларын үзләренә кунакка чакырдылар алар. "Ачык ишекләр көне"нә бик тә охшаш бу чарага махсус исем әле табылмаган да, шуңа...

Шимбә көнне район үзәк больницасының конференц залы гөж килде. Дәваланучы авырулар "Бу мәктәп балаларына ни калган монда?" дип аптыраганнардыр да. Ә табибларның уйлары изгелектә, үзебезнең кадрларны әзерләүне максат итеп, районыбызның 10-11 укучыларын үзләренә кунакка чакырдылар алар.
"Ачык ишекләр көне"нә бик тә охшаш бу чарага махсус исем әле табылмаган да, шуңа күрә "Ак канатлы фәрештәләр..." исеме белән үтте ул. Хәер исемдә мени хикмәт. Хикмәт табибларның булачак хезмәттәшләрен нәкъ менә шушы укучылар арасында күрүләрендә.
Көн тәртибе дә уйланылган, югары уку йортында белем алучы студент фикере дә, тәҗрибәле табиб чыгышы да тыңланды. Видеоролик та күрсәтелде. Әлеге хезмәтнең мактаулы булуына да, авырлыгына да басым ясалды. Уку йортлары хакында әңгәмә дә куертылды. Укучылар белән килгән әти-әниләргә дә ошады бу чара.
"Беренче тапкыр гына уздырабыз, килеп җитмәгән җирләре дә булгандыр. Соңгысы булмас",- диде баш табиб урынбасары Дамир Закиров.
Ышанасы килә. Чарасыннан да бигрәк үзебезнең укучыларыбызны табиб итеп күрәсе килә. Бирсен Ходай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев