Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә ипие"н ала алмыйм

Без сезне тыңлыйбыз "Әтнә ипие"н ала алмыйм Хөрмәтле редакция! Соңгы вакытта нишләптер кибетләрдән "Әтнә ипие"н ала алмый кайтам. Төшкә кадәр кибеткә чыгарга мөмкинлегем юк, ә төштән соң кибетләрдә бу ипи калмый. Аз пешерәләр микән, әллә кибетләр җитәрлек дәрәҗәдә алмыймы? Бу ипинең ничә граммлы икәнен дә беләсем килә... Фазилә, Олы Әтнә....

Без сезне тыңлыйбыз

"Әтнә ипие"н ала алмыйм

Хөрмәтле редакция! Соңгы вакытта нишләптер кибетләрдән "Әтнә ипие"н ала алмый кайтам. Төшкә кадәр кибеткә чыгарга мөмкинлегем юк, ә төштән соң кибетләрдә бу ипи калмый. Аз пешерәләр микән, әллә кибетләр җитәрлек дәрәҗәдә алмыймы? Бу ипинең ничә граммлы икәнен дә беләсем килә... Фазилә, Олы Әтнә.

Сезнең соравыгызга җавап табар өчен Олы Әтнә икмәк пешерү цехы җитәкчесе Вәсилә Әлтафова белән очрашып сөйләштек.

Игътибар иткәнсездер җитәкчесе яңа, коллектив та яңа белгечләрдән тора, күпчелеге. Апрель аеннан монда кулинария цехы да эшли башлады. Ә ипи, эшләүчеләре яңарса да, үзебезнең технология белән әчетеп (закваска) пешерелә. "Сельский" ипи -650 граммлы, ә батон 400 грамм. Граммлап бүлүне автомат машина башкара, "Программасы кертелә, без үзгәртә алмыйбыз", - диделәр. Иң соңгы ипи генә, камыр җитеп бетмәсә, азрак грамм белән чыгарга мөмкин, ул да булса бер данә. "Һәр пешергәннән берәү калса, күп булса 9 ипи буладыр ул, бу граммы ким булган ипине сатуга җибәрмәскә тырышабыз, ашханәләргә китә"- диделәр. Кулыгызга килеп керә калса, ялгышлык белән, күрми калганнар, дип уйларсыз.

  • Ә ипине, кибетләр күпме сорый, шуның кадәр җибәрәбез. Көн саен төнлә 1000 ипи пешерәбез. Иртән тагын 163 ипи пешә. Менә шушы иртәнге ипине Олы Әтнә кибетләренә, балалар бакчаларына, мәктәп, больницага җибәрергә тырышабыз. Бәлки яңа пешкән ипи булгач, кибетләрдән тиз сатып алып бетерәләрдер. Җибәрү саны артмады да, кимемәде дә, элеккечә. Күп сорасалар, арттырып җибәрә алабыз.
  • Безнең районнан тыш та сораучылар бармы бу ипине?
  • Бар. Кенәрләр күп ала, мин үзем Кенәрдән килеп эшлим, анда бик яраталар Әтнә ипиен. Биектаулар күп сорый. Көнаралаш җибәреп торабыз. Казанга да чыгарбыз, дип торабыз...
  • Ипинең сездән китү бәясе нинди?
  • Ипинеке -17 сум 30 тиен, ә батонны 15 сумнан бирәбез кибетләргә, алар тагын үз бәяләрен өстиләр...

Икмәкне соңгы вакытларда пакетка төреп җибәрә башлаганнар. Моның да үз плюсы, үз минусы.... берәүләр йомшак тышлы ипине, икенчеләр кетердәп торганын яратучан. Әлегә кибетләрдә икесе дә бар. Аллага шөкер, дип сөеник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев