Әтнә таңы

Әтнә күрке – игелекле затлар

Һәр изгелек - садака Изгелек эшлә дә, суга сал, ди халык. Әйбәт күңелле кеше "Изгелек кылып калыйм", дип уйламый, бүтәннәрнең мохтаҗлыгын күрә дә ярдәм кулын суза. Мәрхәмәтлелек турында кабат тантана итүебез юкка түгел, районыбызның шәхси эшмәкәрләре бертуган Шәрәфиевләр- Динар һәм Рафис, 88 яшьлек Нәсимә әби турында сөйләгәч, алар ике дә...

Һәр изгелек - садака
Изгелек эшлә дә, суга сал, ди халык. Әйбәт күңелле кеше "Изгелек кылып калыйм", дип уйламый, бүтәннәрнең мохтаҗлыгын күрә дә ярдәм кулын суза. Мәрхәмәтлелек турында кабат тантана итүебез юкка түгел, районыбызның шәхси эшмәкәрләре бертуган Шәрәфиевләр- Динар һәм Рафис, 88 яшьлек Нәсимә әби турында сөйләгәч, алар ике дә уйламыйча, ялгыз карчыкка ярдәм кулы суздылар.

Реклама

Нәсимә апа - дәһшәтле сугыш чоры баласы. Шул дәвер әби-бабайларыбыз кебек үк ул да сугыш вакытында тылда тир түгеп хезмәт куйган, хәзерге заман балалары тыныч яшәсен өчен урманын да кискән, торфында да булган, колхозында да эшләгән. Язылган язмышында ир һәм балалар бәхете генә насыйп булмаган. Хәзер ул берүзе - ялгыз башы Түбән Шашы авылында гомер кичерә. Картлык көнендә япа-ялгыз калудан да кыены юктыр. Авырып китсәң, "Хәлең ничек?" дип сүз катучы да, дару төймәсен йотып җибәрер өчен бер касә су бирүче дә булмый. Тик Нәсимә апа ул яктан бәхетле дисәк тә ялгыш булмас, аны багыш-күреш итеп торучы күршесе Нурсия апа бар. Ул урын өстендә яткан әбекәйгә булышып, аңа гел ярдәм итеп, тәрбияләп тора.
Без, "Изгелек" үзәге хезмәткәрләре, һәрдаим ялгыз карт-карчыкларның өйләрендә булып, борчыган сорауларына җавап табарга, кирәк чакта ярдәм итәргә тырышабыз. Күптән түгел Күңгәр авыл җирлегендә яшәүче ялгыз әби-бабайларыбызның хәлләрен сорашып кайттык. Безнең белән очрашкач та, Нәсимә апа үзенең гозерен әйтте. Шул ук көнне әбекәйне борчыган мәсьәләне, минуты-сәгате белән, хәл итәргә тырыштык. Ярдәм итми калмаслар дип, Динар белән Рафиска аның гозерен җиткердек. Ышанычыбыз акланды. Әбигә бер көн дә кичектермичә, карават илтеп бирделәр. Нәсимә апа бәлки булыр дип, оялып кына сораган үтенечен үтәгәннәре өчен эшмәкәр Шәрәфиевларга ихлас рәхмәтле, һәм һәрвакыт догада булуын җиткерде.
"Әгәр берәү үзенең туганына мохтаҗ вакытта ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә аның үзен дә мохтаҗ вакытта ярдәменнән ташламас", ди динебез. Изгелегегез үзегезгә меңләтә игелек, Аллаһ савабы, рәхмәте булып кайтсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: