Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызын Казан алкышлады

4 декабрь көнне Казанның "Юность" мәдәният сараенда Әтнә кызы, җырлар һәм китаплар авторы, шагыйрә Рүзия Камаеваның "Күңел җырым дәва" дип исемләнгән иҗат кичәсе, шигырь бәйрәме булды. Сүрия МИНГАТИНА "Искиткеч булды бу! Безне шундый олы йөрәкле булып кала алган Рүзия Мәҗит кызы белән таныштырганыгыз өчен, аны менә шулай олылап, бәяләп, зурлап...

4 декабрь көнне Казанның "Юность" мәдәният сараенда Әтнә кызы, җырлар һәм китаплар авторы, шагыйрә Рүзия Камаеваның "Күңел җырым дәва" дип исемләнгән иҗат кичәсе, шигырь бәйрәме булды.

Сүрия МИНГАТИНА

"Искиткеч булды бу! Безне шундый олы йөрәкле булып кала алган Рүзия Мәҗит кызы белән таныштырганыгыз өчен, аны менә шулай олылап, бәяләп, зурлап яшәткән Әтнә халкына да, Рүзиянең Казанда менә шундый зур иҗат кичәсен оештырып, безгә зур бәйрәм ясаган Әтнә егете Азат Фазылҗановка да зур рәхмәт. Сеңелем, гел менә шундый көчле булып кал, шигырьләрең күңел түребезгә үтте, китапларыңны каян алырга икән дип үзара сөйләшеп утырдык..."- кичә ахырында үз фикерен әнә шулай белдерле Казан тамашачысы. Кайсы басып әйтте, кайсы чәчәк күтәреп, сәхнәгә менеп үз фикерләрен җиткерде. Рүзиябезне кочаклап, аркасыннан сөеп, шундый булып кала алганына сокланып, чәчкәгә күмүчеләр, аның белән фотога төшүчеләр бик күп булды. Әлеге кичәгә "Казан татарлары", "Картаямыни соң йөрәк", "Сугыш чоры балалары" ветераннар клубларын җитәкләгән, күп ветераннарын алып килгән, үзе дә сүз тәмен, аның көчен белгән Рафаэль абый Сальмушев та сәхнәгә менеп, кичерешләрен җиткереп, рәхмәтен әйтеп, "Үзең елмайсаң тормыш елмаер", дигән китабын бүләк итте...

Нәкъ менә шулай яши алырлык көч тапкан Рүзия Камаевага, сындырып сынаганнан соң, сынмаганы өчен язмышы менә шундый олы бүләк ясады. Чынлап та олы бүләк булды бу шигырь кичәсе. Рүзия өчен генә түгел, безнең өчен дә. Дулкынландык, күз яшьләрен күп тапкырлар сөрттек, елмайдык, сокландык... "Гомерлек хыялым иде бу! Куркам да, рәхәт тә... Ике-өч көн буе калтырыйм инде, тынычландыралар, тынычланган кебек тә булам, сәхнәгә менгәч нишләрмен ....Әле ярый үзем генә түгел...", - шигырь бәйрәме башланыр алдыннан Рүзия үзе дә әнә шундый халәттә иде...

(

Дәвамын газетадан укырсыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев