Әтнә таңы

Әтнә әниләре 475 мең сум алачак

2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. Бу хакта Россия Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец җиткерде. Россиядә ана капиталы гаиләдә икенче бала туган гаиләләргә 2007 елдан бирелә башлады. Әлеге акчаны торак шартларын яхшырту, баланы укыту максатыннан һәм әни кешенең пенсиясенә тупланма өлеш буларак кулланырга мөмкин. 2009-2014 елларда...

2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. Бу хакта Россия Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец җиткерде.
Россиядә ана капиталы гаиләдә икенче бала туган гаиләләргә 2007 елдан бирелә башлады. Әлеге акчаны торак шартларын яхшырту, баланы укыту максатыннан һәм әни кешенең пенсиясенә тупланма өлеш буларак кулланырга мөмкин.
2009-2014 елларда 3 миллионнан артык гаилә ана капиталын файдаланырга булган. Шуларның 2,9 миллионы торак шартларын яхшырту максатыннан ана капиталын файдаланды.
2015 елда аның күләме 453 мең сум иде,дип яза intertat.ru.

Реклама


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: