Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә әниләрен сөендерделәр

Ноябрь ахыры безнең өчен иң кадерле булган Әниләр бәйрәме белән күңелгә якын. Сиңа яшәр өчен җан биргән, кайнар сулышы белән җылытып, күкрәк сөтен имезеп үстергән Әниләребезне бәйрәмнәре белән котлап бик күп җирләрдә матур чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - Олы Мәңгәр " Шатлык " балалар бакчасында билгеләп үтелде.Бәйрәмнең төп кунаклары билгеле...

Ноябрь ахыры безнең өчен иң кадерле булган Әниләр бәйрәме белән күңелгә якын. Сиңа яшәр өчен җан биргән, кайнар сулышы белән җылытып, күкрәк сөтен имезеп үстергән Әниләребезне бәйрәмнәре белән котлап бик күп җирләрдә матур чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - Олы Мәңгәр " Шатлык " балалар бакчасында билгеләп үтелде.Бәйрәмнең төп кунаклары билгеле инде, Әниләр үзләре иде. Сабыйларыбызның матур итеп шигырь сөйләүләре, җырлап- биеп күрсәтүләре безнең өчен зур сөенеч булды. Тырышканнар, өйрәнгәннәр, бүләкләр дә әзерләгәннәр. Шундый матур чыгышлары өчен апалары Гөлнара Хамидуллинага, Гөлзидә Камаловага, Гүзәл Гарифҗановага, бакча мөдире Миләүшә Сафинага, тәрбияче ярдәмчеләренә зур рәхмәт әйтәсе килә. Исән-сау эшләргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев