Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районының Күңгәр мәктәбе үзгәрешләр кичерә

Куңгәр мәктәбендә махсус программа нигезендә капиталь ремонт эшләре башланды.

Ремонт барышы белән мәктәп директоры Наил Габидуллин таныштырды. Мәктәпнең уң як өлешендә ике катны да фанера стена белән бүлгәннәр. Ремонтны шуннан башлаганнар. Биредә электр чыбыклары, җиһазлары тулысынча алыштырыла. Җылылык системасы да яңартылачак. Спортзалга керү юлында кызлар, малайлар өчен чишенү, янәшәдә аерым бәдрәф бүлмәләре була. Барысы да тиешле социаль нормативларга җавап бирәләр...

Ә мәктәптә әлегә ике сменада укыйлар, башлангычларны төштән соң укыталар. Кабинет системасы да юк. Боларны мәктәп директоры: "Бер кичкә - кер мичкә", дип аңлатты. Ремонт яңа уку елыннан соң да дәвам итә күрмәсен инде. "Ремонтчылар тырыш, оста эшчеләр, сыйфатлы итеп тиз эшлиләр", - дип таныштырдылар үзе. Инде күп мәктәпләрне ремонтлаганнар.

- Баш инженерлары мәктәпкә куелган таләпләрне яхшы белә. Андый кеше белән эшләргә җайлы. Минем киңәшләргә дә колак салалар, - ди Наил Габидуллин.

Такталар белән бүлеп алынган музейны сүткәннәр, директор фаразлавынча ул әлегә кадәр медицина кабинеты булып торган бүлмәдә урнашачак. Технология кабинеты урынында актлар залы һәм архив бүлмәсе булыр дип уйлый. Яңа технология бүлмәсе берничә кечкенә бүлмәне берләштерә. Дөресрәге, элек кораллар сакланган берничә кечкенә бүлмәнең стеналары сүтелеп, берләштерелә. Химия кабинетының да кечкенә бер өлешен технология кабинетына бүлеп алалар. "42 квадрат метр мәйданлы кабинетта тегү машиналарына да, станокларга да урын табылыр", - дигән фикердә ул. Технология, гомумән, бик еш үзгәрешләр кичерә. Егетләр белән кызларны бергә дә, аерым да укытып карадылар. Менә тагын бергә укыталар. Шуңа күрә кызларга да, егетләргә дә кирәкле инструментларны, җиһазларны саклап тотулары бик отышлы вариант. Әнә бит медицина бүлмәсе белән ничек булды? Башта һәр мәктәптә булдырдылар, ә хәзер мәҗбүри түгел, балаларны ФАПларда тикшерү мөмкинлеге ачыкланган. Технология белән бәйлесе дә соңгы үзгәреш дип ышанып әйтеп булмый шул...

Ремонтчылар белән дә аралашырга өлгердем.

- Эш шартлары яхшы. Ашату-эчертүдән дә зарлана алмыйбыз. Иртәнге 8нче яртыдан кичке 10нарга кадәр эшлибез. Тиешле материаллар белән вакытында тәэмин итәләр. Шулай булгач, эш тоткарлыксыз бара, - диләр штукатур кызлар. Сүз уңаеннан, кызларның берсе чыгышы белән Югары Көек авылыннан.

Шуңа игътибар иттем, һәр эшләре планлы һәм һәрберсе нәрсә эшләргә тиешлекне белеп, аңлап эшли.

Эшчеләр шунда ук - мәктәптә, икенче каттагы җылы кабинетларда торалар. Югарыда телгә алган музей әнә шуларның берсенә күчә. Ә күршесендә, әлегә эшче хатын-кызлар яшәгәнендә ОБЖ фәне урнашыр кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: махсус программа