Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сөте – иң күбе

Бу очракта, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 6 июльгә биргән сводкасына таянып, бер баш сыердан алган савымны күз алдында тотабыз.

Әтнә сыерларының һәрберсе бу көнне 22,9 тәүлеклек савым белән куандырды. Республикада иң зур күрсәткеч бу! Ул авыл хуҗалыгы җирләренең һәр гектарына 3,04 килограмм тәшкил итте. Бу да республикада иң күбе, Татарстанда 2 килограмм күрсәткечле районнар да бармак белән генә санарлык.

Ә инде тулай савымга килсәк, районыбыз иң күп сөт савучы 5 район арасына кереп, ныклап урнашты. Әлегә кеп-кечкенә Әтнәдә - бишенче күрсәткеч. Үзе үк гаҗәп феномен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев