Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” – “два в одном”

Яңа елга аяк басарга да күп калмады, җәмәгать. Бәйрәм арты каникуллар башлана: ул көннәрне ары сугыласың, бире төртеләсең - көннәр буе аңкы-миңке йөрисең. Һәм шунда күзең яңа килгән газеталар төргәгенә төшә. Сүз дә юк, газетаны кулга алуга ук кәеф күтәрелеп китә, аппетит ачылгандай була... Тик кайсы газетаны укырга соң? Йөрәгендә...

Яңа елга аяк басарга да күп калмады, җәмәгать.

Бәйрәм арты каникуллар башлана: ул көннәрне ары сугыласың, бире төртеләсең - көннәр буе аңкы-миңке йөрисең. Һәм шунда күзең яңа килгән газеталар төргәгенә төшә. Сүз дә юк, газетаны кулга алуга ук кәеф күтәрелеп китә, аппетит ачылгандай була... Тик кайсы газетаны укырга соң? Йөрәгендә җаны булучы шунда ук район хәбәрләрен актара башлый, минемчә. Кайда кем нишләгән? Ничә тапкыр? Ни өчен? Болар хакында бернинди гайбәтсез һәм төгәл хәбәрләрне бары безнең газетадан гына белә аласыз. Күптән түгел бер таныш апа белән сөйләштек. "Нәрсә бар соң ул "Әтнә таңы"нда дип бу яртыеллыкта язылмаган идем. Хәзер үкенеп йөрим. Кайгы уртаклашуларына кадәр күңелгә якын икән", - дип өзгәләнде әңгәмәдәшем. Шулай өзгәләнергә калмасын иде.
Ә газетабыз үз ишләре арасында иң арзаны. Атнага ике тапкыр район, республика хәбәрләре белән таныша аласыз. "Атна вакыйгалары"нда Татарстанда, дөньяда ниләр майтаруларын белергә була. Кыскасы, нәкъ рекламадагыча: "два в одном" ул безнең газета!
Газетадагы яңалыкларны сайтта гына укуга да бик өметләнмәгез. Сайтта, күбесенчә, башка төр материаллар урын ала. Яисә, тулы мәгълүмат бирелми. Фотолары бар, әлбәттә, хәтта кирәгеннән артык. Газета белән сайт бер-берсен тулыландыралар дияргә була. Шуңа күрә иң ышанычлысы - сайтны да карау, газетага да язылу. Хәзер күз алдына китерегез: ярты ел буе 534 сумга 46 газета өегезгә килеп торачак. Уйлагыз әле, бу суммага ярты елга җитәрлек нәрсә алырга була? Газетабызның бер саны нибары 12 сум гына тора! Ә бит тамак азыгы гына түгел, рухи азык та кирәк. Анысы исә - "Әтнә таңы". Бер тапкыр түлә дә ярты ел буе укы!
Халык өчен - 534 сум, индексы - 16055. Оешмаларга - 549 сум, индексы - Г6055.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев