Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" - « Гомерле балалар булганбыз”

Сугышның бар авырлыгын күрсәк тә, Ходайның рәхмәте белән бу көннәрне дә күрергә язды, - дип шөкер кыла шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Камилә әби Хисамиева. Бәрәзә авылында кызы Гөлбәрия тәрбиясендә гомер кичерә ул. Яше шулай зур булса да, зиһене - башы сау, ә уңганлыгы замана киленнәренең борынына чиертерлек. Олы юбилее...

Сугышның бар авырлыгын күрсәк тә, Ходайның рәхмәте белән бу көннәрне дә күрергә язды, - дип шөкер кыла шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Камилә әби Хисамиева.

Бәрәзә авылында кызы Гөлбәрия тәрбиясендә гомер кичерә ул. Яше шулай зур булса да, зиһене - башы сау, ә уңганлыгы замана киленнәренең борынына чиертерлек. Олы юбилее уңаеннан балалары, оныклары хөрмәтенә әзерләгән табынга да Камилә әбинең тынгы белмәс кулларының көче кергән. Телеңне йотарлык бәлеше дисеңме, хәтта "салатларын да үзе турады",- дип мактап туя алмый якыннары. Шунда ук, "барын да булдыра, килеп керсәң, хәзер чәен дә куя, өстәлен дә хәстәрли. Безгә чәпәлиләргә кадәр бәйләп киертә", - дип өстиләр.

Камилә әби 6 балалы гаиләдә туып үскән. Сугыш вакытында яшьтәшләре кебек үк бар авырлыкны арык иңнәре аша үткәргән . Урманын да кискән, сыерын да, хәтта үгезен дә җиккән кыю татар хатыны ул. Күп еллар колхозда сыер сауган. " Сыерларны сава идем дә, Бәрәскәгә илтеп тапшырып та кайта идем"- дип искә ала ул елларын.

Тормыш иптәше белән бер ул, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, улы Рәфкать берничә ел элек вафат булган. Бер кызы гаиләсе белән Үзбәкстан якларында яши икән. Анысы бик еш кайтып йөри алмаса да, күрше Бәрәскәдә яшәүче Гөлфәниясе бу йортта бик еш кунак. 4 балага 11 оныгы, 19 оныкчыгы бар бүгенге көнгә әбинең. Берсенә дә якты чыраен, күңел җылысын кызганмый яши ул. Тормыш күргән өлкән кеше, киңәшче буларак үзе дә аларга бик якын.

Бүгенге тормышыннан бик канәгать Камилә әби." Ашарыбызга бар, эчәребезгә бар, Аллага шөкер. Иң кадерлесе- тыныч тормышта яшибез,"- дип сөенә ул. Алдагы көннәрендә дә шулай кадер- хөрмәт күреп яшәргә язсын.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев