7 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр, сак булыгыз- мошенниклар!
Татарстан территориясендә өлкән яшьтәге кешеләргә карата, шулай ук сугыш һәм тыл ветераннарына карата социаль хезмәткәр , социаль ярдәм һәм коммуналь хезмәтләр органнары вәкиле исеме астында яки «бозым чыгару» тәкъдим итеп эшләнгән мошенниклык очраклары дәвам итә. Мәсәлән: 25 август көнне иртәнге 10.30да Алабуга районында билгесез хатын-кыз социаль хезмәткәр буларак таныштырып, сентябрьдә...
-
"Әтнә таңы" - хәбәрчебез иҗаты
Кәккүк Кайсы елларны саныйсың, Үткәннеме, әллә киләчәк? Үткәннәрдә сагынып сөйләрлек Калган минем керсез балачак. Шактый гомер анда калган, Мәктәп еллары кайда? Су юлыннан бер малай Бәбкәләр куып кайта. Киләчәкне белеп булмый, Анда гомер итәсе. Кайгы, шатлыклар белән Киләчәкне көтәсе. Кәккүк белән миндә саныйм, Ялгышмамын ничектә. Ә син керсез малай гомерен,...
-
Әтнәдә һава торышы көйсезләнә
Татарстан синоптиклары һава торышының кинәт начарлануы хакында хәбәр итәләр. Төнлә һәм иртәгә көндез, 8 сентябрь көнне, Татарстанның кайбер районнарында көчле яңгыр, секундына 17-22 метргача җил, урыны белән күк күкрәү булырга мөмкин. Табигатьнең көйсезләнүе бүген кич белән 18.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Әтнәнең тагын 400 гектар суктырасы бар
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 7 сентябрьгә биргән мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада тагын 135,7 мең гектарда, тиешлегә карата 9 процент җирдә бөртекле суктырасы калды. Зәй районында ул тәмамланды. Әлки, Кайбыч һәм Әтнәдә 400 гектарда гына урып-җыясы калды. Татарстан буенча һәр гектардан уртача 21,3 центнер уңыш чыга. Балтачта - 34,9, Әтнәдә 34,7 ц/га...
-
"Әтнә таңы" - « Гомерле балалар булганбыз”
Сугышның бар авырлыгын күрсәк тә, Ходайның рәхмәте белән бу көннәрне дә күрергә язды, - дип шөкер кыла шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Камилә әби Хисамиева. Бәрәзә авылында кызы Гөлбәрия тәрбиясендә гомер кичерә ул. Яше шулай зур булса да, зиһене - башы сау, ә уңганлыгы замана киленнәренең борынына чиертерлек. Олы юбилее...
-
Әтнәләр "ТНВ" да чыгыш ясый
13 сентябрь көнне көндезге 12.30 да "ТНВ" каналында баручы "Әдәби хәзинә" тапшыруында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясаячак. Карарга онытмагыз!
-
Әтнәдә 30 градус эссе булачак
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, дүшәмбе көн республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Кайбер районнарда яшен булуы да көтелә. Төнлә 12-17 градус, көндез исә 25-30 градус эссе булачак.
-
Әтнә халкы сентябрь аенда өстәмә ял итә
24 сентябрь, пәнҗешәмбе көнне, әтнәлеләр Корбан Гаетен бәйрәм итәчәк. Корбан Гаете Ураза Гаетеннән соң 70 көн узгач билгеләнә. Моннан тыш, бу бәйрәм Хаҗ тәмамланган көнгә дә туры килә.