Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, сак булыгыз- мошенниклар!

Татарстан территориясендә өлкән яшьтәге кешеләргә карата, шулай ук сугыш һәм тыл ветераннарына карата социаль хезмәткәр , социаль ярдәм һәм коммуналь хезмәтләр органнары вәкиле исеме астында яки «бозым чыгару» тәкъдим итеп эшләнгән мошенниклык очраклары дәвам итә. Мәсәлән: 25 август көнне иртәнге 10.30да Алабуга районында билгесез хатын-кыз социаль хезмәткәр буларак таныштырып, сентябрьдә...

Татарстан территориясендә өлкән яшьтәге кешеләргә карата, шулай ук сугыш һәм тыл ветераннарына карата социаль хезмәткәр , социаль ярдәм һәм коммуналь хезмәтләр органнары вәкиле исеме астында яки «бозым чыгару» тәкъдим итеп эшләнгән мошенниклык очраклары дәвам итә.

Мәсәлән: 25 август көнне иртәнге 10.30да Алабуга районында билгесез хатын-кыз социаль хезмәткәр буларак таныштырып, сентябрьдә акча реформасы була дигән сылтау белән, 1937 елгы граҗданканың өеннән 78000 сум акчасын урлап чыга.

Әлеге җинаятьне кылуда кыяфәте белән 40 яшь тирәсе , уртача гәүдә төзелешле, чегәнгә охшаш, кара кыска чәчле хатын- кыздан шикләнәләр. Кара төстәге курткадан һәм чалбардан.

Шул ук көнне Әлмәт районында көндезге сәгатҗ 10.00 дә яшәү шартларын тикшерү максатыннан дигән сылтау белән үзен социаль хезмәткәр дип таныштырган билгесез хатын 1929 елгы гражданканың квартирасыннан 180000 мең сум акча урлый. Әлеге җинаятьне эшләүдә 30 яшьләр тирәсендәге, гәүдә озынлыгы 160 см булган, уртача озынлыктагы соры чәчле, җыйнаксыз киенгән хатын кыз гаепләнә.

Шул ук көнне көндезге 14.00дә Казан шәһәрендә азык-төлек продуктлары белән туганнарына ярдәм итү сылтавы белән 1938 елгы йорт хуҗасыннан 4000 сумлык алтын эшләнмәләре урлап чыгалар. Бу җинаятьне кылуда 50 яшьләр тирәсендәге уртача гәүдәле ,кара чәчле һәм уртача гәүдәле, курткасы астыннан ачык кием кигән ике хатын гаепләнә.

Әлеге характердагы мошенниклык кылу чегән милләтеннән булучыларга хас булса да, бүгенге көндә тышкы кыяфәтләрен үзгәртү сәбәпле,үзләрен төрле милләт вәкиле буларак күрсәтәләр, шул ук вакытта татарча һәм русча чиста сөйләшәләр. Зыян күрүчеләр күбрәк өлкән яшьтәгеләр , урлау предметы акча һәм ювелир эшләнмәләр булырга мөмкин. Шулай ук илдә сәяси халәт үзгәрү сәбәпле чегән милләтеннән булучылар Россия буенча кечкенә группалар белән прокатка алынган машиналарда сәяхәт итәләр, шуның белән яңа җинаятьләр өчен урын булдыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев