Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"на ияләндек

Көттереп, тансыклап кына булса да, җылы көннәрне күрү бәхетенә дә ирештек. Эссе җәйләргә дә санаулы көннәр генә калып бара. Шуның белән беррәттән газетабыз өчен дә сынаулы көннәр якынлаша. Нигә дигәндә, киләсе яртыеллыкка газетага язылу өчен бары бер ай гына вакыт калып бара. Дөрес, кисәк кенә артып киткән бәяләр газетабызга язылуда...

Көттереп, тансыклап кына булса да, җылы көннәрне күрү бәхетенә дә ирештек. Эссе җәйләргә дә санаулы көннәр генә калып бара.

Шуның белән беррәттән газетабыз өчен дә сынаулы көннәр якынлаша. Нигә дигәндә, киләсе яртыеллыкка газетага язылу өчен бары бер ай гына вакыт калып бара. Дөрес, кисәк кенә артып киткән бәяләр газетабызга язылуда күпмедер дәрәҗәдә каршылыклар тудырды- тудыруын. Әмма ничек кенә булмасын, шатлыкта да, кайгыда да бергә булган укучыларыбыз безнең белән калыр дип өметләнәбез. Газетабызның форматы кечкенә, шул сәбәпле, кайвакыт сез укырга теләгән темага мәкаләләргә урын да калмый торгандыр. Ничек кенә булмасын, без район яңалыклары белән бер дулкында барырга тырышабыз. Ә район тормышына битараф булмаган, һәрдаим кызыксынып торучыларга "Әтнә таңы" менә дигән мәгълүмат чыганагы.

Ләлә Миңнебаева, Комыргуҗа почта бүлекчәсе җитәкчесе:

  • Тормышыбызны "Әтнә таңы" газетасыннан башка күз алдына да китерүе дә кыен. Бөтен яңалыкны шуннан алабыз бит. Бер тәмен ошаткан ризыкны яратып ашаган кебек, бер ияләшкәч газетабыздан аерыласы да килми. Шуңа да, язылучыларыбыз арасында район газетасын күп еллар яратып укучыларыбыз байтак. Узган елны безнең почта бүлеге аркылы 68 кеше "Әтнә таңы"н алдыртса, быел, беренче яртыьеллыкта алар 100 гә тулды. Киләсе ярты елда да сынатмабыз дип уйлыйм. Күпләр инде язылып куярга өлгерде. Халык өчен иң кирәкле газета ул.

Айсия Гобәйдуллина, пенсионер:

  • Бик яратып укыйбыз, һәрчак язылабыз. Кечкенә генә булса да, бөтен район яңалыгы эченә сыя аның. Шуның белән дә бик якын. Газета белән киләчәктә дә хушлашырга җыенмыйбыз, бергә калырбыз дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев