Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театры спектакленең киләчәге бармы?

Шимбә көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары сәхнәләштергән Гамир Насрыйның "Яшел эшләпә" спектаклен карап кайттык. Очып кайттык дисәң дә була, чөнки артистлар безгә күтәренке рух, кәеф бүләк иттеләр, без аларның уенын карап чынлап та ял иттек. Барганчы күңелдә шик тә бар иде, чөнки күптәнге, 1956 нчы елда язылган,...

Шимбә көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары сәхнәләштергән Гамир Насрыйның "Яшел эшләпә" спектаклен карап кайттык.

Очып кайттык дисәң дә була, чөнки артистлар безгә күтәренке рух, кәеф бүләк иттеләр, без аларның уенын карап чынлап та ял иттек. Барганчы күңелдә шик тә бар иде, чөнки күптәнге, 1956 нчы елда язылган, Республика күчмә театры (сонрак К. Тинчурин исемендәге театр) һәм Башкорт дәүләт академия театры гына бер мәртәбә, автор үзе исән чагында сәхнәләштерелгән әсәр. Шуннан бирле бер генә театр да бу әсәрне сәхнәгә куймаган. Үзешчәннәр генә булсалар да, әтнәләр бу спектакльне бер тапкыр уйнап караганнар, анысы да Гомәр абый Мәрдәнов Әтнәгә килгәнче куелган. Режиссерлар авырсынган әсәргә, тамашачысын пошаманга салып, кабат Әтнә дәүләт театры алынды.

Тәнкыйтьчеләрнең "Комедия уйный белсәң генә комедия, осталык булмаса трагедиягә әйләнә", дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. "Булдыра алырлармы?" дип икеләнүчеләр бер мин генә дә түгел. Тамашачы шулай дулкынланганны артистлар ниләр уйлап, режиссер үзе ниләр кичермәгәндер. Әле бит кайткан кунаклар да бар... Бу баштагы, спектакль башланганчы уйлар, ә аннан соң, "Яшел эшләпә" һәммәбезне үзенә йотты. Шаккатырды, сокландырды, гаҗәпләндерде, көлдерде, карап туеп булмады. Ул артистларның осталыгы, берсен алып икенчесен куя торган түгел, ул бию, ул җыр... һәм тамашачыны телсез калдырган мотоцикл, җигүле ат. "Кара, кара таудан мотоцикл менеп китте, ну бу Рамилне, каян башларына килә диген...", - дип, бер-берсе белән тәэсирләрен уртаклашучылар аз булмады. Нинди мотоцикл, нинди ат икәнен карагач күрерсез... өстәмәсенә иясеннән алда йөргән чигелгән читек тә бар әле!

- Бу комедиянең киләчәге бар! Рамил Фазлыев куйган башка спектакльләр дә бик уңышлы, тик бу әсәре белән сокландырды. Миллилек тә бар, үзгәлек тә, заманча алымнары да отышлы, Рамил генә күрә алган алымнар да бар. Сокланып карадым, артистлар бик яхшы уйный, бик осталар...- дип бәяләде Г.Камал театры артисткасы, якташыбыз Наилә Гәрәева.
Г. Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә спектакльне "Уңышлы", дип сокланды. Илгиз абый Кадыйров та канәгать, "Яшел эшләпә"не Рамилгә мин тәкъдим иткән идем, әйбәт булачагын да белдем, безнекеләр эшли белә", - дип горурланып куйды. Якташыбыз,"Халкым минем" газетасмы редакторы Гөлназ Шәйхи дә, ТВнең генераль директоры урынбасары, баш продюсер Миләүшә Айтуганова да спектакльне ошаттылар. "Телевидениегә дә яздырырга кирәк, дип уйлап утырдым", - дигән фикерне дә әйтте Миләүшә Ләбиб кызы. Башка кунакларның фикерләре дә шуңа охшаш.

Ә үзебезнең тамашачымы...

Тулырак итеп газетада укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев