Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә терлекләре "рәхәткә" чыкты

" Күңгәр" күмәк хуҗалыгында 450- 500 баш эре терлеккә исәпләгән яңа торак аякка басты. Газетабызны укып баручылар сизәдер, соңгы вакытта гел яңача эшләнгән тораклар, аларның мөмкинлекләре турында язабыз. Билгеле инде яңада яңача, эшлисе килеп тора, бу җитештерүгә дә йогынты ясый. Күңгәр хуҗалыгының бозаулату бүлеге буларак төзелгән әлеге торакның бер башыннан...

" Күңгәр" күмәк хуҗалыгында 450- 500 баш эре терлеккә исәпләгән яңа торак аякка басты.

Газетабызны укып баручылар сизәдер, соңгы вакытта гел яңача эшләнгән тораклар, аларның мөмкинлекләре турында язабыз. Билгеле инде яңада яңача, эшлисе килеп тора, бу җитештерүгә дә йогынты ясый.

Күңгәр хуҗалыгының бозаулату бүлеге буларак төзелгән әлеге торакның бер башыннан икенче башындагы кешене күрә торган түгел. Күрсәң дә танып булмый. Зурлыгын чамалагансыздыр, тик барыбер күз алдына китереп бетерә алмассыз, торакның озынлыгы - 192 метр. Биредә бозаулый торган терлекләр, таналар тәрбияләнәчәк. Хәзерлек, каплату таналары, сөт ташлаган сыерлар да шулар исәбенә керә. Кырыйда тезелеп киткән махсус боксларда исә бозаулар торыр дип көтелә. Киң, иркен торак заман технологияләренә нигезләнеп төзелгән. Терлекләр өчен идәннәренә калын итеп аслык җәйгәннәр. Ашату өчен дә аерым урын каралган. Шунысына игътибар иттем, маллар биредә иректә йөреп, теләсәләр чыгып ашый да алалар икән, чөнки капкалар ачык.

Хәзер иң куанычлысы, беренче тапкыр торакка килеп кергән малкайларның кыяфәтен күрсәгез иде сез: башта аптырабрак калсалар, соңыннан торакның бер башыннан икенче башына рәхәтләнеп чабыша башладылар. Терлекләрне куып килгән сыер савучы хатын-кызлар да торакның иркенлегенә сөенеп:

  • Рәхәтләнеп йөрсеннәр инде хәзер, терлекләр өчен бик әйбәт булган бу, - дип бәяләделәр.

"Күңгәр" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов сүзләренә караганда,торакта терлекләрне ике кеше тәрбияләр дип көтелә. Аларга ярдәм итәр өчен тагын бер-ике хезмәткәр кирәк булыр дип уйлый җитәкче. Тәрбияләүчесе дә, эшләүчесе дә табылыр, ә мин республика күләмендә күрсәтә алырлык, барлык мөмкинлекләре булган торакның тагын безнең районда, "Күңгәр" хуҗалыгында сафка басуына сөендем, чөнки мөмкинлеге булмаган хуҗалык мондый торак төзи алмый, бу үзе үк зур бәя. .Яңа гына эшли башлавына карамастан, җитәкченең курыкмыйча шундый торак төзелешенә алынуы, аны кыска срокларда аяк басуына ирешүе бигрәк тә ихтирамга лаек. Әлеге торак янәшәсендә 3 айга кадәр бозауларны тәрбияләү өчен заман таләпләренә туры китереп төзелеп килгән яңа торак та моның ачык мисалы. Илнар Галиәхмәтовның киләчәккә максатлары да зурдан - хуҗалыкта терлек санын 2 меңгә, савым сыерларын 800 башка җиткерү. Күп кенә хуҗалыкларда кулланылган Канада технологиясе буенча, беренче чиратта терлекләрне баланслы ашату күздә тотыла. Ә бу исә яңа азык цехы кирәклегенә ишарә. Киләчәктә " Күңгәр"дә аны төзү дә күздә тотыла. Өметсез, шайтан гына , диләр. Яшь җитәкченең бу хыялы да чынга ашмый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев