Әтнә юлларында машиналар белән куышлы уйнадык
Бездә исерек шоферларны көн саен тотмыйлар. Районыбыз кечкенә.
- Андыйларны ачыклау җәһәтеннән пресс-рейд уздыру өчен иң уңайлысы - ял көннәре, - диде "Әтнә" полиция бүлекчәсенең ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.
Шулай итеп шимбә көнне юлга чыктык. Ничек кенә көлке тоелмасын - максатыбыз изге. Чынлыкта, техника руле артына менеп кунаклаган исерекне дә, тирә-яктагыларны да, булырга мөмкин куркыныч хәлдән аралап калырга тырышабыз!
Көн дәвамында ремень такмаган, техник яктан төзек булмаган транспорт белән идарә иткән һәм вак хокук бозулар өчен җавапка тартылучылар булды. Берәү әнә элекке штрафын вакытында түләмәгән. Хәзер кесәсеннән икеләтә чыга яки 15 тәүлеккә арест салалар.
- Кичә көндезге 11.00дә Олы Әтнәдә "ВАЗ-2115" машинасын йөртүчегә административ протокол төзедем, - ди инспектор.
Йөртүче "Дару эчтем", дип акланган. Тик больницага тикшеренергә барудан баш тарткан. Нәтиҗәдә, аңа каршы Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексның12.26нчы маддәсе, I өлеше буенча протокол төзелгән. Безнеңчәгә тәрҗемә итсәк, алкотестор аркылы да, больницада тикшеренүдән дә баш тарткан. Ул 1,5-2 елгача техника йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Өстәвенә, 30 мең сум штраф түләячәк, ә машинасы "штраф-стоянка"га куелган. Анысының да һәр тәүлеге өчен 1500 сум түләргә кирәк булачак.
- Мистика, - дип куйды инспектор, чираттагы исерек машина йөртүчене кабат 11.00дә туктаткач.
Тик бу юлы "Урал" машинасын төнлә һәм бераз гына куышлы уйнаганнан соң туктатты. Йөк машинасы Арча районының Кенәр авылыннан Мари республикасына кайта иде. Кызыл Утар белән Кышлау арасындагы юлда ЮХИДИ машинасын очраткач, каушап калдымы шунда, бер чыкрым тирәсе туктый алмады! Чынлыкта, туктарга уйламады да. Ә бәлки, инспектор әйтмешли, күзе тонгандыр - ЮХИДИ машинасын күрмәгәндер. Артыннан куганда инспектор репродуктор аркылы татарча да, русча да... хәтта марича да кычкырды бугай. Миңа шулай тоелды. Курыкмыйча авыз тутырып әйтә алам - мин дә булыштым. Инспекторга комачауламыйча, ныклап тотынып бардым... Мескен шоферга башта кодексның 12.25 маддәсенең II өлеше буенча җавап бирергә туры киләчәк. Ул "За неподчинение" дип атала. Больницада да булдык. Шофер шул ук кодекстагы 12.8 маддәнең I өлеше буенча да җавап тотачак. "Урал" шоферы да 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штраф түли. Моннан тыш, машинасы "штраф-стоянка"га куелды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 апрель 2021 - 16:40Каен суының нинди зыяны бар? Табиб әйтүенчә, яңа җыелган каен суын саклап булмый диярлек, чөнки ул хәтта суыткычта сакласа да, икенче көнгә үк әчергә мөмкин.3800
-
18 апрель 2021 - 15:20Әтнәләр "Созвездие" фестивалендә Бүген Казан шәһәрендә "Созвездие йолдызлык" фестивале .3500
-
18 апрель 2021 - 14:25Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән 17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентлар саны 446га җитте.6700
-
18 апрель 2021 - 13:15Әтнә театрында Күңгәр мәктәбе укучылары кунакта Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театрыны "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга Күңгәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.11400
-
18 апрель 2021 - 12:20Көрәш бәйгесе булып узды " Ашыт " спорткомплексында Спартакиада кысаларында укучылар арасында көрәш бәйгесе булып узды.9000
-
18 апрель 2021 - 11:06Районда санитар - икеайлык дәвам итә Санитар - икеайлыкка музей хезмәткәрләре дә кушылдылар.5400
-
18 апрель 2021 - 10:04Бәрәскәдә өстәл теннисы ярышы булып узды Түбәг Бәрәскә мәдәният йортында өстәл теннисы буенча ярыш булып узды.6900
-
18 апрель 2021 - 09:00Азалияне котлыйбыз! Азалия Мифтахова 13 яшькә кадәрге кызлар арасында Россиядә 3 урын яулады.7900
-
17 апрель 2021 - 18:15Олы Мәңгәр мәктәбендә "Табигать фәннәре атналыгы" узды Олы Мәңгәр мәктәбендә "Табигать фәннәре атналыгы" узды8800
-
17 апрель 2021 - 17:31Табиб сезонлы аллергиядән саклану ысуллары турында әйтте Агачларның серкә очыруы белән бәйле рәвештә, Россиядә аллергиядән интегүчеләр саны арта.8300
-
7 апрель 2021 - 08:56Аккошлар кайтты
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
13 апрель 2021 - 08:00Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.17000
-
12 апрель 2021 - 15:33Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.20200
-
15 апрель 2021 - 11:00Әтнәдә язгы кыр эшләре старт алдыЛенин исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре старт алды.32501
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.70400
-
15 апрель 2021 - 11:00Әтнәдә язгы кыр эшләре старт алды Ленин исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре старт алды.32501
-
16 апрель 2021 - 15:10Мәдәният хезмәткәрләре бер минутта тик тормыйлар Санитар - икеайлык дәвам итә.17900
-
16 апрель 2021 - 10:00“Без һәрвакыт ярдәмгә әзер” Дәүләт Мәшгульлек үзәге шушы көннәрдә үзенең оешуына 30 ел тулуны билгеләп уза.17500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика