Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә юлында исерек хәлдә тоткарланган шофер хокук бозса да, тәртипне ярата

Узган атнада ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев исерек хәлдә транспорт йөртүче 3 кешене тоткарлый.

Берсе - тракторда, Мари Иленнән Татарстан җиренә килеп чыккан. Исерек кенә түгел, "права"сы да юк. Аңа арест салына. Ә менә "ВАЗ-2107" машиналары белән идарә итүче 2 егет йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Берсенең исереклеге больницада тикшергәч раслана. Ә икенчесен дамба астыннан табып ала. Түбән Көек һәм Күлле Кимегә борыла торган чатларның кайсын сайларга да белмичә, туры киткән. "Кызганыч, машинасы да үзе белеп борылмаган", - ди инспектор. Ә йөртүче тәртипне бик ярата ахыры? Аны ЮХИДИ инспекторы куркынычсызлык каешын тагып, бик матур утырган хәлдә табып ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ