Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 10 декабрьдә ярминкә эшләячәк

Елдагыча инвалидлар декадасында зурлап үткәрә торган Хәйрия марафоны быел 10 декабрьдә сәгать 10да башлана. Бу көнне концерттан тыш Әтнә дәүләт драма театры бинасында иртәдән ярминкә эшли башлаячак. Биредә аерым игътибар таләп иткән баласы белән өйдә утыручы аналарның, я мөмкинлеге чикле булган райондашларыбызның кул эшләре, бәйләгән, чиккән, кулдан ясаган барлык әйберләре...

Елдагыча инвалидлар декадасында зурлап үткәрә торган Хәйрия марафоны быел 10 декабрьдә сәгать 10да башлана. Бу көнне концерттан тыш Әтнә дәүләт драма театры бинасында иртәдән ярминкә эшли башлаячак. Биредә аерым игътибар таләп иткән баласы белән өйдә утыручы аналарның, я мөмкинлеге чикле булган райондашларыбызның кул эшләре, бәйләгән, чиккән, кулдан ясаган барлык әйберләре сатылачак. "Ярминкәдә катнашырга теләүчеләр 8 декабрьдә көн дәвамында үзләренең кулдан эшләнгән әйберләрен безгә алып килеп тапшырырга тиешләр, клуб мөдирләренә әйттек, монысы өстәмә мәгълүмат, белми калмагыз", - ди мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Раилә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев