1 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәнең сәнгать мәктәбендә "Ачык ишекләр" көне
Әтнә районының сәнгать мәктәбендә "Ачык ишекләр" көне башланып китте. Бу көнне төрле классларда укучы балаларның сәләтләрен әти-әниләргә дә карау мөмкинлеге бар. Иң беренче булып "Ачык ишекләр" көне хореография классында узды. Әти-ниләр Алия Абдуллина, Миләүшә Фазлыеваның иҗат җимешләрен карап, балаларының биюләренә, укытучыларның тырышлыкларына сокланып утырдылар. Молодцы! "Ачык ишекләр" көне башка классларда...
-
Әтнәнең сәнгать мәктәбе (видео4)
-
Әтнәнең сәнгать мәктәбе (видео3)
-
Әтнәгә Ринат Закиров килде
"Бөтендөнья Татар Конгрессы"ның башкарма комитеты рәисе, "Казан" милли- мәдәни үзәге директоры, Татарстан Дәүләт советының бишенче чакырылыш депутаты булган Ринат Зиннур улының районыбызга беренче генә килүе түгел.Шуңа да бездә яшәүче халык, аның проблемалары белән депутат якыннан таныш. Очрашу барышында бирелгән сораулар, сорау-үтенечләр исә башлыча мәгариф, шулай ук мәдәният өлкәсенә кагылышлы иде....
-
Әтнә җирлеге бәйрәм белән котлый
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә җирлеге бүлеге үзенең әгъзаларын, тарафдарларын 14 яшгь тулган көне белән котлый. Елларыбыз имин, илләребез тыныч булсын. Сау-сәламәт булып, гаиләләребездә иминлек булып, исән-сау яшәргә, эшләргә насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерәләр. Бәхетле булыйк, тормышыбызда шатлык-куанычлар күбрәк булсын.
-
Әтнәдә 10 декабрьдә ярминкә эшләячәк
Елдагыча инвалидлар декадасында зурлап үткәрә торган Хәйрия марафоны быел 10 декабрьдә сәгать 10да башлана. Бу көнне концерттан тыш Әтнә дәүләт драма театры бинасында иртәдән ярминкә эшли башлаячак. Биредә аерым игътибар таләп иткән баласы белән өйдә утыручы аналарның, я мөмкинлеге чикле булган райондашларыбызның кул эшләре, бәйләгән, чиккән, кулдан ясаган барлык әйберләре...
-
Әтнәдә "Ачык ишекләр" көне (видео)
-
Әтнәдә 5 сабый туган
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ноябрь аенда районыбызда 5 сабый дөньяга килсә, 16 кеше вафат булган. 4 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан. Узган елның шушы аенда исә 9 бала туып, 19 кеше вафат булган. 5 пар язылышкан, 3 пар аерылышкан. Ел башыннан алынган саннарга күз салсак, хәлләр бер дә мактанырлык...
-
Әтнәдә "Бердәм Россия" партиясенең туган көнендә халыкны кабул итү бара
Әтнә районында "Бердәм Россия" партиясенең туган көне уңаеннан "Бердәм халыкны кабул итү" көне уза. Кабул итү Әтнә дәүләт драма театры бинасының икенче катында урнашкан район үзәк китапханәсендә бара. Иртәнге сәгать сигезләрдә башланып китеп, әлеге сәгатьләргә кабул итүгә килүчеләр дә, шалтыратучылар да бар. Халыкны пай җирләре буенча, хезмәт ветераны кенәгәсе, юл...
-
Әтнәлеләр кабат Камалда
14 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Т.Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле белән янә Казан сәхнәсендә - Камал театрында чыгыш ясый. Билетлар сатуда.