Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 5 сабый туган

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ноябрь аенда районыбызда 5 сабый дөньяга килсә, 16 кеше вафат булган. 4 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан. Узган елның шушы аенда исә 9 бала туып, 19 кеше вафат булган. 5 пар язылышкан, 3 пар аерылышкан. Ел башыннан алынган саннарга күз салсак, хәлләр бер дә мактанырлык...

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ноябрь аенда районыбызда 5 сабый дөньяга килсә, 16 кеше вафат булган. 4 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан. Узган елның шушы аенда исә 9 бала туып, 19 кеше вафат булган. 5 пар язылышкан, 3 пар аерылышкан. Ел башыннан алынган саннарга күз салсак, хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Барысы 77 бала туган, шул ук вакытта 212 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 70 пар язылышкан, 16 пар аерылышкан. Ә менә узган елның 11 аена исә 105 сабый дөньяга килеп, 206 кеше бакыйлыкка күчкән. Язылышучылар - 89, аерылышучылар 21 пар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев