Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Ринат Закиров килде

"Бөтендөнья Татар Конгрессы"ның башкарма комитеты рәисе, "Казан" милли- мәдәни үзәге директоры, Татарстан Дәүләт советының бишенче чакырылыш депутаты булган Ринат Зиннур улының районыбызга беренче генә килүе түгел.Шуңа да бездә яшәүче халык, аның проблемалары белән депутат якыннан таныш. Очрашу барышында бирелгән сораулар, сорау-үтенечләр исә башлыча мәгариф, шулай ук мәдәният өлкәсенә кагылышлы иде....

"Бөтендөнья Татар Конгрессы"ның башкарма комитеты рәисе, "Казан" милли- мәдәни үзәге директоры, Татарстан Дәүләт советының бишенче чакырылыш депутаты булган Ринат Зиннур улының районыбызга беренче генә килүе түгел.Шуңа да бездә яшәүче халык, аның проблемалары белән депутат якыннан таныш. Очрашу барышында бирелгән сораулар, сорау-үтенечләр исә башлыча мәгариф, шулай ук мәдәният өлкәсенә кагылышлы иде. Ә менә "Алчәчәк" бию коллективының җитәкчесе Алия Абдуллина күптән түгел генә Әтнәбезнең 25 еллыгы уңаеннан үткән бәйрәм чарасында катнашу өчен киемнәр белән тәэмин иткәне өчен Ринат Зиннур улына олы рәхмәтен белдерде. - Бәйрәмдә бик матур чыгыш ясадыгыз,- диде үз чиратында депутат. - Биюләрегез бик күркәм чыкты. Мондый зур чарада чыгыш ясардай үз коллективыгыз булу да бик куанычлы. " Алчәчәк" бию коллективы бүгенге көндә "Созвездие- Йолдызлык" фестиваленә әзерләнә. Бу уңайдан Ринат Закиров үзенең киңәшләрен, теләкләрен дә әйтеп узды, биюләрдә милли рухны чагылдыруларын, татар биюләренә зур игътибар бирүләрен сорады. Шунда ук әзер программа булган очракта, чит төбәкләргә бару мөмкинлеге булуын да ассызыклады, транспорт чарасы белән ярдәм итәчәген әйтте.

Китапханәче Гөлнур Шәйхетдинованың соравы китаплар белән бәйле иде. - Татар классикларының китаплары искереп бара. Аларны яңарту мөмкинлеге юкмы? Шулай ук яңа чыккан китаплар безгә соңлап кайта, аңарчы укучылар сатып алып укып өлгергән була. Аларны вакытында кайтартып булмас микән, - дип мөрәҗәгать итте ул депутатка. Мәкаләнең тулы вариантын газетадан укый аласыз..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев