Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бадминтон уйныйлар

Тиздән районда Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе бүлеге оешачак. Федерациянең башкарма директоры Әскар Гареев әнә шулай дип белдерде. Әтнәгә Казаннан бер төркем "бадминтон десанты" килеп төште. Аларны "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә спорт ярышлары буенча җаваплы Хәмит Галимҗанов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев, спорт мәктәбе директоры Ирек...

Тиздән районда Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе бүлеге оешачак. Федерациянең башкарма директоры Әскар Гареев әнә шулай дип белдерде.

Әтнәгә Казаннан бер төркем "бадминтон десанты" килеп төште. Аларны "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә спорт ярышлары буенча җаваплы Хәмит Галимҗанов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев, спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәмәтшин, мәктәпләрнең физкультура укытучылары җитәкчелегендә килгән бадминтон уйнау белән шөгыльләнүче бер төркем укучылар каршы алды. Район җитәкчелеге инициативасы белән чакырганнар. Казан кунакларының максатлары изге - районда бадминтон бүлеге оештырырга уйлыйлар. Башкарма директор бадминтон уйнау урыннары районда икәү булырга тиеш дигән фикердә. Үзара әңгәмәдә бу өлкәдәге яңалыклар белән дә таныштырды. Бүгенге көндә республиканың 32 районында бадминтон бүлекләре уңышлы эшләп килә. "Әмма сез - аутсайдерлар рәтендә", - диде башкарма директор. Спорт төре буларак бадминтон Татарстанда 2011 елның 12 апрелендә старт ала. Безнең район кергән төньяк-көнбатыш зонада ул шактый үсешкә ирешә. Аны хәтта зур түрәләр дә уйный. Әйтик, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов яхшы уйный икән. Аны киләсе елның язында Әтнәдә күрергә мөмкин. "Зона ярышы Әтнәдә узар дип көтәбез, шул сәбәпле үз командасы өчен Саба районы башлыгы да бадминтон уйнар дип көтелә", - диде башкарма директор. Бадминтонның спорт төре буларак киң җәелеш алуында аның күзәтү советы рәисе зур роль уйный. Ул - барыбызга да яхшы таныш, Татарстанның исәп-хисап палатасы рәисе Алексей Демидов. Районга башкарма директордан тыш, Татарстан җыелма командасында чыгыш ясаучы 4 спорт остасы да килгән. Алар белән аралашырга да өлгердем. Кирилл Ермаков безнең яшьләр турында югары фикердә. "Ракетканы дөрес тотып, уңайлы позиция алып, тиз хәрәкәт итү мөһим. Сезнекеләр булдыралар", - ди. Дарья Джеджула да шул ук фикердә. "Ә осталык соңрак килә", - ди ул. Никита Борисов һәм Анастасия Добрынина безнең яшьләр белән уйнауны аеруча ошаттылар. Хәер, безнекеләр дә алар белән янәшә басып, үзләрен өлкәннәрчә тоттылар, яхшы уенчылар булырга тырыштылар. "Бадминтон - халык спорт төре. Ачык. Файдалы. Һәрвакыт", - дип елмаялар. Шунда ук: "Шунысы бар, Әтнә районы кергән Төньяк-көнбатыш зона республикада иң көчлеләрдән санала. Шуңа күрә сезгә икеләтә тырышырга кирәк", - диләр алар. Безнең яшьләргә бик рәхәтләнеп мастер-класс уздырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев