Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бер исерек күршесенең ишеген җимергән

Авылларның берсендә төн уртасында спиртлы эчемлекләр кулланган берәү, өенә шул хәлдә керергә куркыпмы, әллә башка сәбәп беләнме, күршесенең ишеген шакыган.

Имеш, шунда кереп йоклап, айнык хәлдә өенә кайта. Әмма исерек хәлен айнык аңламас дигәндәй, күршесе генә бик кертергә ашыкмаган шул. Ишек шакыганга карап, ачырга да уйламаган. Үҗәт исерек ,нәтиҗәдә, ишекне бәреп ватып кергән. Билгеле, хуҗа кеше күрәләтә торып әлеге хәлләргә түзеп калмаган – полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән.Әлеге эш буенча Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмировның аңлатмасын газетаның киләсе санында укөыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев