Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә берәүнең машинасын урлаганнар

Капка төбендә торган 21061 машинасына төшә авылларның берсендә яшәүче берәүнең күзе.

Озак уйлап тормый, машинаның ишеге ачык булудан файдаланып, аны кабызып алып та китә. Тик йөртү белүе генә шуның кадәр була. Авыл урамнарын иңләп - буйлап йөри әлеге машинада. Һәм әнә шулай килеп "төртелгәнчегә" кадәр, ягъни,  Ә төртелү хәйран ук көчле була, машинага зур зыян килә. Машина хуҗасы полициягә мөрәҗәгать итә." Зыян күрүченең гаризасы нигезендә машина урлаучыга карата җинаять эше ачылды", - дип хәбәр итте Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. Күрәләтә торып чит кеше мөлкәтенә кул сузган , җәзасы булачагын белә торып җинаять юлына баскан машина урлаучының битарафлыгына исең китәрлек. Суд чыгарган хөкем карары бәлки аның өчен киләчәккә гыйбрәт булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев