Әтнәдә дә бензин бәясе артачак
Хакимият фаразы әнә шундый уйга этәрә. РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович бензин бәяләре буенча үз фикерен белдерде. Агымдагы ел башыннан Россия территориясендә автомобиль ягулыгына яңа төр акцизлар гамәлгә керде. Барыннан да бигрәк ставкалар экологик класслы"Евро-4" бензинына үсте. Хәзер һәр тонна ягулык өчен нефтьчеләр дәүләткә 10500 сум бирәләр, бу бер ел...
Хакимият фаразы әнә шундый уйга этәрә.
РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович бензин бәяләре буенча үз фикерен белдерде. Агымдагы ел башыннан Россия территориясендә автомобиль ягулыгына яңа төр акцизлар гамәлгә керде. Барыннан да бигрәк ставкалар экологик класслы"Евро-4" бензинына үсте. Хәзер һәр тонна ягулык өчен нефтьчеләр дәүләткә 10500 сум бирәләр, бу бер ел элеккедән 3200 сумга күп. Башта төр ягулыкларның да акциз бәясе үсте.
Белгечләр фикеренчә, яңа акцизлар ягулык бәяләре үсүгә китерәчәк. Инде язга ук "92-АИ" бәясе 2 сумга артыр диләр. Әмма вице-премьер акциз аркасында бәя үсмәячәк дип вәгъдә итә. "Бензин бәясе инфляция дәрәҗәсендә генә артачак", - ди ул. Ә ул агымдагы елда 10 % тирәсе булачак. Димәк, бензин бәяләре җайлап үсәчәк һәм ел ахырына "92"ле өчен 37 сум 50 тиен бирергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев